Көз тирә-якны төрле төсләргә күмде. Табигатьнең матурлыгына сокланып туймассың.
Шимбә Тәмте авылы мәдәният йортында 6-9 сыйныфлар өчен ял итү кичәсе оештырылды. Күңелле уеннар, бәйгеләр, эстафеталар, "Көзге волейбол" шаян ярышы, көз айларында туганнарны туган көннәре белән котлаулар, биюләр бәйрәм атмосферасы тудырды. Көзге бал матур тәэсирләр калдырды.