Мин бүген гриппка каршы укол кадатырга дип Олы Кариле авылы амбулаториясенә бардым һәм андагы уңайлыкка, чисталыкка, җылылыкка, яктылыкка шаккаттым.
Моңа кадәр, авылыбыздагы больница бетерелгәннән соң, мондый уңайлыкны күрмәгәч, ирексездән Татарстан Президентына, районыбызда аның программасын тормышка ашыручыларга рәхмәт җиткерәсе килде. Мин амбулаториягә сокланып торган арада, каршымда яраткан фельдшерыбыз Гөлнар елмаеп басып...