Идел таңнары
  • Рус Тат
  • 4 октябрь 2014 яңалыклары

    • 4 октябрь 2014 - 05:54
      Әбиләр хөрмәтенә
      Кичә "Салават күпере" балалар бакчасында әбиләр хөрмәтенә бәйрәм оештырылды. Балалар күңелле җырлар башкарды, яраткан әбиләре белән конкурсларда катнашты. Аннары чәй табыны артында тәм-томнар белән сыйланды.
      342
      0
      0
    • 4 октябрь 2014 - 05:45
      Ихтирам һәм хөрмәт бәйрәме
      Өлкәннәр көне - ихтрам һәм хөрмәтләүнең үзенчәлекле бәйрәме. Бу көнне медикларыбыз да читтә калмады. Кама Тамагы үзәк район дәваханәсе хезмәткәрләре үзләрендә дәвалануда булган өлкән яшьтәгеләрне бәйрәм белән котлады. Әлбәттә, аларга тизрәк савыгуларын һәм озын гомер теләделәр.
      939
      0
      0
    • 4 октябрь 2014 - 05:30
      Муниципалитетлар спартакиадасы
      2 октябрь Яшел Үзәндә ТР муниципаль хезмәткәрләе спартакиадасының зона этабы үткәрелде. Анда Апас, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары командалары катнашты. Командалар спортның мини-футбол, шахмат, бадминтон,волейбол, өстәл теннисы, җиңел атлетика, баскетбол төрләре буенча көч сынашты. Ярыш йомгаклары буенча Биектау районы өченче урынны алды,...
      452
      0
      0
    • 4 октябрь 2014 - 05:28
      “Мәктәп тактасында” – саннар
      Быел районда ике башлангыч мәктәбе эшен туктатты. Балалар булмаганлыктан Шәпкә башлангыч мәктәбе һәм Иске Казиле урта мәктәбенең Кыртапа башлагыч мәктәп-бакчасы эшчәнлеген туктатты. Яңа уку елы башына районның 18 белем бирү мәктәбендә 1558 укучы укый. Узган ел белән чагыштырганда ул 78 укучыга кимеде. Беренче сыйныфка исә 143 бала кергән, бу узган...
      332
      0
      0
    • 4 октябрь 2014 - 05:27
      Укытучылар мәктәптә генә түгел
      ИМЦ МУ методисты Зилә Гыймадиева быел мәгариф тармагында эшләвенең утыз еллыгын билгеләп үтә. Аны әлеге күренекле дата белән мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ирина Кузиева котлады һәм аңа рәхмәт хаты тапшырды.
      461
      0
      0
    • 4 октябрь 2014 - 05:24
      Элеккеге укытучылар булмый
      Кичә Укытучы көненә багышланган төп бәйрәм башланыр алдыннан мәгариф бүлеге дустана чәй табынына тармак ветераннарын чакырды. Өлкән кеше өчен дустана әңгәмә, искә алулардан да яхшы юк. Өстәл артында һөнәрләре генә бәйләми. Ул фикерләү образы, тормыш стиле, осталык, белем һәм тәҗрибәне даими камилләштерү. Укытучы бервакытта да үз һөнәре турында онытмый, хәтта...
      422
      0
      0
    Реклама