Идел таңнары
  • Рус Тат
  • 3 октябрь 2014 яңалыклары

    • 3 октябрь 2014 - 15:42
      Алтынга төренгән бәйрәм
      Октябрь башында барлык мәктәпләрдә бәйрәм ыгы-зыгысы. Менә-менә иң мөһим бәйрәм - Укытучылар көне якынлаша. Укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котларга ата-аналар да, элеккеге хезмәттәшләре дә, элеккеге укучылары да ашыга. Безнең һәрберебез мәктәп аша узган, һәрберебезнең гомер буена яратып искә алган укытучыларыбыз бар. Шундый укытучыга тап булып, мәктәп елларын гомер буена яхшы...
      353
      0
      0
    • 3 октябрь 2014 - 10:16
      Яшьләрнең юбилей пары
      Бүген Радик Зиннәтуллин һәм Гөлназ Яруллина никахларын законлы теркәде. Яшьләр районда яши һәм эшли. Радик мәктәптә физкультура укыта, Гөлназ район хакимиятендә эшли. Алар быел районда никахларын теркәгән 80нче пар. Яңа өйләнешүчеләрне котлыйбыз һәм бәхет телибез.
      311
      0
      0
    • 3 октябрь 2014 - 04:36
      Әбиләрнең җылы куллары
      1 октябрьдә Рудник урта мәктәбендә дустанә шартларда әби-бабайлар белән очрашу үткәрелде. Укучылар кунакларны шаян җырлар, биюләр белән каршы алды. Әбиләребез конкурсларда актив катнашты, яраткан җырларын башкарды, үз тормышларыннан кызыклы вакыйгалар турында сөйләде. Өлкәннәр балалар белән бергә рәсем ясады, табышмакларга җавап тапты, дүрт юллы шигырьләр язды. Балалар үз әбиләре, тәмле коймаклары,...
      348
      0
      0
    • 3 октябрь 2014 - 04:35
      БДД айлыгы тәмамланды
      Муниципаль район мәгариф оешмаларында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы айлыгы тәмамланды. Айлык барышында укучылар һәм аларның ата-аналары белән төрле чаралар үткәрелде. Аларның максаты- юлларда үзеңне куркынычсыз тота белү күнекмәләрен тәрбияләү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү.
      375
      0
      0
    • 3 октябрь 2014 - 04:34
      «Котлыйбыз сезне!»
      Затон мәктәбе укучылары өлкәннәр ункөнлеге кысаларында "Котлыйбыз сезне!" исеме астында өлкән яшьтәге кешеләр өчен теләкләр акциясендә катнашты. Әлеге чараны Столяров исемендәге мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды.
      333
      0
      0
    • 3 октябрь 2014 - 04:31
      Тәбрикләү почтасы
      23-30 сентябрьдә Тәмте урта мәктәбендә педагогия хезмәте ветераннары, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары өчен котлау почтасы эшләде. Тимурлык десанты оештырылды һәм 1-8 сыйныф укучылары арасында "Минем яраткан әби-бабаем" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Биредә Өлкәннәр көнендә әбиләрне чакырып сыйныф сәгате узды.
      316
      0
      0
    • 3 октябрь 2014 - 04:29
      Мәктәп олимпиадалары
      22 сентябрьдән укучыларның Бөтенроссия фән олимпиадаларының мәктәп турлары башланды. Ул барлык фәннәрдән үткәреләчәк һәм 28 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
      319
      0
      0
    • 3 октябрь 2014 - 04:28
      Ветеран янында кунакта
      1 октябрьдә- Өлкәннәр көнендә район мәдәният йорты хезмәткәрләре сырхауханәгә Бөек Ватан сугышы ветераны Сәрдар Абзал улы Әхмәтҗанов янына барды. Уңайсыз шартларга карамастан, Сәрдар ага кунакларны шатланып каршы алды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре аны Өлкәннәр көне белән котлап, күчтәнәч тапшырды, сәламәтлеге белән кызыксынды, ветеранның тормыш-көнкүреше белән кызыксынды. Аңа сәламәтлек, тыныч тормыш...
      304
      0
      0
    • 3 октябрь 2014 - 04:25
      Җыр телендә аралашабыз
      1 октябрьдә Осинники клубында "Җыр телендә чын күңелдән әңгәмә" дип исемләнгән тематик концерт булды. Күңелле җырлардан тыш, конкурслар үткәрелде, шигырьләр укылды, сәхнәләштерелгән тамашалар күрсәтелде. Өлкәннәрне Осинники авыл җирлеге башлыгы Әхәт Сәгъдиев һәм ветераннар советы рәисе Михаил Богатов котлады. Кичәдә призлар уйнатылды, пенсионерлар сафын яжа гына пенсиягә чыгучылар да тулыландырды. Чәй...
      320
      0
      0
    • 3 октябрь 2014 - 04:21
      Сбербанк в Татарстане поддерживает форумы для предпринимателей
      2 октября 2014 года, г. Казань. - В Казани прошел деловой форум в формате «face to face»* «Строительство и гостеприимство». Отделение «Банк Татарстан» Сбербанка России выступило официальным партнером мероприятия. Событие, которое стало 79-м в истории face to face, специализировалось на двух индустриях: «Строительство и Девелопмент» и «HoReCa** и Туризм». Форум...
      296
      0
      0
    Реклама