Идел таңнары
  • Рус Тат
  • 26 сентябрь 2014 яңалыклары

    • 26 сентябрь 2014 - 05:05
      1 октябрь Өлкәннәр көне
      1 октябрьдә район мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара үткәрлә. Теләге булган һәркемне әлеге чарага көтеп калабыз.
      357
      0
      0
    • 26 сентябрь 2014 - 05:00
      Үзсалым – юл ремонтлауга
      Үз торак пунктларын төзекләндерә эшендә көчләреннән килгәнчә катнашуның яңа формасын- үзсалым акциясен район халкының күпчелеге уңай кабул итте һәм анда актив катнашты. Куйбышев Затонда бүгенге көнгә 72 мең 900 сум үзсалым акчасы җыелган. Җирлек башлыгы Елена Сороковнина әйтүенчә, җыелган акча нигездә эчке поселок юлларын ремонтлауга тотылачак.
      303
      0
      0
    • 26 сентябрь 2014 - 04:57
      Яңа проект
      "Идел таңнар" ("Волжские зори") газетасы редакциясе "ТАССРның атказанган хезмәткәре" (Татарстан Республикасы) мактаулы исеменә лаек булган "Районыбызның танылган кешеләре" циклыннан материаллар бастыру проектын планлаштыра. Хәзерге вакытта эшчәнлекнең төрле юнәлешләрендә һәм төрле белгечлек буенча республикада 40ка якын мактаулы исем булдырылган. Бу исемгә лаек булган кешеләрнең кайберләре хәзерге вакытта безнең районда яши яки...
      355
      0
      0
    • 26 сентябрь 2014 - 04:43
      Хуш киләсең, көз!
      Безнең Келәнче балалар бакчасында федераль дәүләт таләпләренә нигезләнеп тәрбияләүнең комплекслы-тематик планы төзелде. Ул үз эченә утыз алты проектны ала һәм уку елы башыннан икесе тормышка ашырылды инде. Чираттагы зур проектның исеме "Хуш киләсең, көз!". Аның барышында балалар көз турында шигырьләр, җырлар, уеннар өйрәнде, көзге табигать күренешләрен рәсемдә сурәтләде, көзе яфраклардан...
      614
      0
      0
    • 26 сентябрь 2014 - 04:42
      Кызыклы маҗара
      24 сентябрьдә "Кояшкай" балалар бакчасының әзерлек төркеме районның туган якны өйрәнү музеенда кунакта булды. Музей хезмәткәрләре алар өчен музей залларына мавыктыргыч сәяхәт, "Көз могҗизалар бүләк итә" дип исемләнгән күргәзмә оештырды. Анда яшелчә һәм җиләк-җимешләр әкият геройларына әверелде. Балалар табышмакларга җавап тапты, "Шалкан" әкиятеннән өзек карады.
      343
      0
      0
    • 26 сентябрь 2014 - 04:41
      Ярдәмегез өчен рәхмәт
      Кадет мәктәбе коллективы укыту корпусына видеокүзәтү камерасы алып куюда ярдәм иткәннәре өчен эшмәкәрләр Олег хахалев һәм Татьяна Маслаковага рәхмәтләрен җиткерә. Мәктәптә видеокүзәтү системасы куркынычсызлыкны тәэмин итү мөмкинлегенең берсе булып тора. Әмма моннан тыш ул берничә функция башкара. Төп функция - мәктәптә куркынычсызлык. Видеокүзәтү бар нәрсәне контрольдә тотарга ярдәм итә.
      1367
      0
      0
    • 26 сентябрь 2014 - 04:38
      Мәктәп янында “зебра”лар
      Кама Тамагы урта мәктәбе янындагы йөри торган юлда аклы-сарылы "зебра"лар пәйда булган. "Ятучы полицейский»лар белән янәшсендәге әлеге җәяүлеләр чыгу урыны куркынычсызлык тәэмин итәр дип ышанабыз, чөнки биредә күпчелек очракта мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балалар йөри. Хәер, юл хәрәкәтендә катнашучы өлкәннәр дә, балалар да әлеге билгеләрне игьтибарсыз калдырырга тиеш түгел.
      349
      0
      0
    • 26 сентябрь 2014 - 04:35
      Матурлык тудыручылар
      КНИТУ (КАИ) студенты Рамил Йосыпов җәй көне Олы Салтыкта әти-әнисе йорты каршында кул астындагы материалдан -пластик шешәләрдән аккошлар ясап куйган. Барлык авылдашлары аның иҗат җимешенә сокланып, рәсемгә төшәләр. Аның идеясен үзе дә чәчәкләр үстерергә хирыс әнисе - балалар бакчасы тәрбиячесе Нурия Гыйлмулла кызы да хуплаган.
      430
      0
      0
    • 26 сентябрь 2014 - 04:32
      Файдалы сөйләшү
      15-25 сентябрьдә Татарстан территориясендә "Россия балалары" акция үткәрелде. Әлеге чара 2020 елга кадәр РФда наркотикларга каршы дәүләт сәясәте стратегиясе положениеләрен гамәлгә ашыру, шулай ук балигъ булмаганнар арасында наркотиклар таратуны кисәтү максатларында уздырыла. Район етрриториясендәге барлык мәктәпләрдә, шул исәптән кадет мәктәбендә дә, наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьчел эшчәнлеккә балигъ булмаганнары...
      1211
      0
      0
    Реклама