24 сентябрь 2014 яңалыклары

  • 24 сентябрь 2014 - 05:30
    Курсларга язылу
    "Россия пенсионерлар союзы"ның район иҗтимагый бүлеге районның пенсия яшендәге кешеләре өчен октябрьдән компьютер грамоталыгына өйрәнү курсларына яздыра башлады. Теләге булучылар төркемгә эш көннәрендә 8.00дән 17.00 сәгатькә кадәр 2-10-79 телефоны аша языла ала.
    372
    0
    0
  • 24 сентябрь 2014 - 05:26
    Дин әһелләре белән очрашу
    23 сентябрьдә кадет мәктәбе укучылары Кама Тамагы мәчете имам-хатыйбы Раил һәм Кама Тамагы чиркәвеннән Николай атакай белән очрашты. Түгәрәк өстәл янында балалар көнүзәк тема - мөселман һәм православие дине, кешеләрнең бер-берсенә карата толерантлыгы, начаргадәтләр һәм яшьләрнең наркотик куллану темаларын тикшерде, хәзерге заманда террорлык һәм экстремизм мәсьәләләрен күтәрде. Сәгать ярым дәвамында...
    457
    0
    0
  • 24 сентябрь 2014 - 04:51
    Әбүнәче көне үткәрелә
    25 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр илебезнең барлык почта элемтәсе бүлекчәләрендә Бөтенроссия әбүнәче көне үткәрелә. Бу вакытта Россия почтасы һәм нәшриятлар махсус шартлар тәкъдим итә. 400 сумнан башлап ярты елга һки еллык подписка рәсмиләштергән Россия почтасы клиентлары 30000нән артык приз уйнатуда катнаша ала. Кайбер төбәк һәм федераль басмаларга турыдан-туры Россия нәшриятлары...
    430
    0
    0
  • 24 сентябрь 2014 - 04:40
    Тагын бер кат җитен турында
    23 сентябрьдә Рудник урта мәктәбе укучылары М.Горький музее директоры Ольга Гришукова белән очрашты. Очрашуда сүз сыйфат ягыннан тиңнәре булмаган тукыма - җитен турында барды. Балалар җитен, 900 ел элек борынгы индусларның беренче җитенне ничек әзерләүләре турында белде. Җитен чәчәкләре шул кадәр матур ки, күзе явын алырлык. Җитен иң сыйфатыл материалларның...
    432
    0
    0
  • 24 сентябрь 2014 - 04:31
    Шар бәйрәме
    Шар бала өчен һәрвакыт күтәренке кәеф, ә инде алар күп булганда - чын бәйрәм. Шундый бәйрәмнәрнең берсе Рудник урта мәктәбендә үткәрелде. Балалар шарларны һәм алар ярдәмендә үткәрелгән конкурсларны ярата. Конкурсларда укучылар тапкырлык, җитезлек, сәнгать иҗаты күрсәтте. Аларга "Ракета" конкурсы аеруча ошады. Конкурсның асылы шарны тутырып, команда буенча аны җибәрүдән гыйбарәт...
    422
    0
    0
  • 24 сентябрь 2014 - 04:25
    "Туган авылым"
    Каратал авылы китапханәсендә төрле яшьтәге китап укучылар белән чаралар үткәрелеп тора. 23 сентябрьдә китапханәче Дамирә Сөләйманова 1-2 сыйныф укучыларын "Туган авылым " дип исемләнгән чарага чакырды. Балаларга китапханәдә авыл темасына багышланган шигырьләр, әкиятләр укылды, табышмаклар әйтелде. Үзләрен рәсем осталыгында сынап, район конкурсына рәсемнәр ясадылар.
    456
    0
    0
  • 24 сентябрь 2014 - 04:11
    Депутат итеп теркәлде
    Татарстан Республикасы 45нче бер мандатлы Апас сайлау округы территория (округ) сайлау комиссиясе карары 22.09.2014 ел № 84 45нче бер мандатлы Апас сайлау округы буенча сайланган бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын теркәү турында Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 92 маддәсе, 100 маддәсе 4 бүлеге нигезендә һәм Татарстан Республикасының 45нче бер...
    393
    0
    0
  • 24 сентябрь 2014 - 04:09
    “Кәеф салават күпере” акциясе
    22 сентябрьдә Затон мәктәбендә «Россия балалары» оператив- кисәтү операциясе кысаларында "Кәеф салават күпере" акциясе узды. Мәктәп активистлары дүшәмбе иртәсенә укучылар һәм укытучылардан үз кәефләре төсләрен сайлауларын үтенде. Аннары мәктәп кәефенең зур салават күпере ясалды. Анда төсләр буенча балалар һәм укытучыларның чираттагы эш атнасына нинди кәеф һәм эмоцияләр белән килүен ачыкларга...
    452
    0
    0
  • 24 сентябрь 2014 - 04:06
    Алга!
    22 сентябрьдә Казанда "Патриот" республика үзәгендә "Яшь армиячеләр, алга!" дип исемләнгән хәрби-спорт уеннары үткәрелде. Ярышларда кадет мәктәбе укучылары катнашты. Ярышлар йомгагы буенча кадет мәктәбе өченче урынны алды. Һәрвакыттагыча кадетларга Затон урта мәктәбе укучылары ярдәмгә килде, чөнки ярыш шартлары буенча ярышларда кызлар да катнашырга тиеш. Команда кубок, грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр...
    626
    0
    0
Реклама