“Халык участковые” конкурсы старт алды
Куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм хокук тәртибен бозуларны булдырмауда төп эшне полиция участок уполномоченныйлары башкара.
Беркетелгән территорияләрдә халык белән нәкъ менә алар эшли, авыр минутларда беренчеләрдән булып алар ярдәмгә килә, көнкүреш җинаятен, балаларның күзәтүчесез калуы, эчүчелек һәм наркоманиягә каршы көрәш белән алар шөгыльләнә. План буенча район дәрәҗәсендә иң яхшы хезмәткәрне сайлау...