30 июль 2014 яңалыклары

  • 30 июль 2014 - 09:41
    Яза каләм Келәнче, Бәки кылганнарын
    Менә шундый исемдәге ярыйсы гына күләмле китап шушы көннәрдә дөнья күрде. Кем нәрсә эзләр дә, нәрсә табар икән соң бу китапта? Беренчедән, кемдер үзенең нәсел чылбырын тоташтырыр. Бер бүлекнең исеме дә "Нәсел агачын үстерәсең килсә, тот каләмең, тотын эшкә" диеп атала. Аның өчен 1935, 1892, 1858, 1850, 1834 елда төзелгән...
    456
    0
    0
  • 30 июль 2014 - 09:38
    Урак алдыннан
    Урып-җыюда комбайнчыларның эшен материаль стимуллаштыру чаралары эшләнелгән. Өч көнлек эш йомгаклары буенча җиңүчеләр комбайн маркасы, иң күп суктыру һәм норма-смена үтәү буенча билгеләнәчәк. Җиңүченең күчмә флагы иң күп норма-смена башкарган өч көнлек эш нәтиҗәләре буенча тапшырыла.
    546
    0
    0
  • 30 июль 2014 - 09:37
    Авыруларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү
    Республикада медицина учреждениеләренә шикаятьләр саны артуга бәйле рәвештә авыруларга хезмәт күрсәтүдә яңа стандартлар кертелә. Татарстанның барлык поликлиникаларына "Заманча поликлиника. Җитәкчегә ярдәмгә" пособиеләре җибәрелгән, аны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы раслаган. Анда медицина хезмәткәрләренең авырулар белән ничек сөйләшүе детальләп күрсәтелә. Итагатьле, кеше хәлен аңлый белү- авырулар белән эшләүдә әнә шулар төп сыйфатлар...
    1094
    0
    0
  • 30 июль 2014 - 09:24
    Коррупциягә каршы яңа программа
    Республикабызда коррупциягә каршы эштә уңышлы тәҗрибә бар, аны Россиянең калган төбәкләренә дә кулланырга тәкъдим ителгән. Бүген Татарстанда коррупциягә каршы яңа программа эшләнгән. Ул алты елга исәпләнгән. Программада төп ун бурыч билгеләнгән. Коррупциягә каршы яңа программа нигезендә муниципалитетлар дәрәҗәсендә дә шундый программалар эшләнәчәк.
    1066
    0
    0
  • 30 июль 2014 - 09:22
    «Чиста су»ны - һәр йортка
    2013 елда район үзәгендә «Чиста су» программасы буенча суүткәргеч төзелеше башланган иде, ул Заов. Каратайда төче суның яңа чыганагыннан Кама Тамагын эчә торган су белән тәэмин итәчәк. - Лаборатория тикшеренүләре Каратайдагы суның яхшы сыйфатлы, нигездә кешеләр дә, көнкүреш техникасы да зыян күргән суның катылыгы түбән булуын күрсәтте,- ди Кама Тамагы...
    1431
    0
    0
  • 30 июль 2014 - 04:29
    Сөбханалла!
    Хәрәкәттә-бәрәкәт, ди халык мәкале озын гомерле, сәламәт булуның сере дә әнә шундадыр, мөгаен. Район үзәгендә яшәүче Фәйзрахман ага Саттаров бер дә эшсез тора алмый. Аны һәрвакыт кулына чүкеч, балта тоткан һәм нәрсәнедер каккан, төзәткән килеш күрәсең. Бу юлы биек баскычка басып, өй кыегы буяганда фотосурәткә төшердем. Сөбханалла, шул кадәр дә...
    470
    0
    0
Реклама