28 июль 2014 яңалыклары
-
Җиңү, оттыру,җиңү...
Футбол буенча район ирләр командасы икенче лигада республика чемпионатында уйнавын тәмамлады. Шимбә Куйбышев Затон стадионында икенче әйләнеш кысаларында спортчыларыбыз ике очрашу үткәрде. Беренчесендә алар Балык Бистәсе командасын 2:1 исәбе белән отты, ә икенче уенда исә шундый ук нәтиҗә белән төркем лидерларына - Чистай командасына оттырды. Безнең командада беренче уенда Кирилл...
-
Куркыныч тудыра
Район үзәгендә урамнарыбызны төзекләндерү буенча, димәк, халыкка уңайлы булсын өченкүп нәрсә эшләнә. Әмма поселок башкарма комитетына игътибар бирергә кирәк булган моментлар да бар. Мәсәлән, К. Маркс урамындагы җәяүлеләр күперендә янәшәдә үсүче агачның корыган ботагы эленеп тора, ул биредән йөрүче кешеләргә куркыныч тудыра, бигрәк тә безнең өчен нормага әверелгән җилле көннәрдә....
-
Үкенмәссез
Кама Тамагында яшәүче Фәүзия иванова быел суганнан мул уңыш алган. "Әлеге сортны икенче ел утыртам инде, ул Голландия дип атала. Миңа аны ел саен район үзәгендәге базарда сату итүче таныш хатыным тәкъдим итте. Ул кышын яхшы саклана.Суганнан яңа уңыш өлгергәнчегә кадәр җитте. Мин бик канәгать, аны сынап карарга теләүчеләргә тәкъдим...
-
Апас территория (округ) сайлау комиссиясе карары
Татарстан Республикасы 45нче бер мандатлы Апас сайлау округының территория сайлау комиссиясе карары 25.07.2014 № 63 Татарстан Республикасында "Гадел Россия" сәяси партиясенең төбәк бүлекчәсе тәкъдим иткән Нияз Рөстәм улы Хәбибрахмановны 45нче бер мандатлы Апас сайлау округы буенча бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлыгына кандидат итеп теркәү турында Татарстан Республикасында "Гадел...