Идел таңнары
  • Рус Тат
  • 9 июль 2014 яңалыклары

    • 9 июль 2014 - 09:44
      Экспонатлар яңартыла
      Районның туган якны өйрәнү музеенда экспонатлар еш яңартыла. Запастан музей хезмәткәрләре кунаклар хозурына нинди булса яңалык тәкъдим итә. Фотокүргәзмәләр, халык осталары эшләнмәләре күргәзмәсе оештыра һәм башка күп нәрсәләр әзерли.Менә бүген дә гомуми залда самоварлар күргәзмәсен карарга мөмкин. Биредә төрле формадагы, кызыклы эшләнмәләр куелган һәм күләмнәре дә теләсә нинди зәвыкка.
      333
      0
      0
    • 9 июль 2014 - 05:18
      Фәнни эзләнүләр программасы әзер
      Бүген безнең районда ПФУ профессоры, РФ АВИН, РНАН академигы Альберт Борханов булды. Ул археологик, тарихи караштан районыбызны өйрәнү ниятеннән МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев белән очрашты. Ике әңгәмәдәш фикеренчә дә, бу галимнәр тарафыннан районга кызыксынуны арттырып, туризмны үстерү өчен яңа этәргеч бирәчәк. Бу хакта тулырак газетада укыгыз.
      282
      0
      0
    • 9 июль 2014 - 05:04
      Гаиләләр нык булсын
      8 июльдә иң җылы, күңелле бәйрәмнәрнең берсе - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Быел да бу көнне районыбызда Көрәле авылыннан Гүзәл һәм Флүр Яруллиннар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды.
      389
      0
      0
    • 9 июль 2014 - 05:01
      “Тау ягы” фестивальгә бара
      12-13 июльдә Ульяновск өлкәсенең Павлов районында мәдәни мирасны һәм илебез халыкларының милли традицияләрен саклауга юнәлдерелгән "Поволжская глубинка" II Бөтенроссия фестивале үткәрелә. Фестиваль Павлов районында 1997 елдан оештырыла. Гадәттә әлеге чара июльдә оештырыла һәм муниципалитет оешу көненә багышлана. 2013 елда, Мәдәният елы, алдыннан үзенең таләп ителгәнлеге һәм катнашучылар географиясе киңәюгә бәйле...
      367
      0
      0
    • 9 июль 2014 - 04:57
      Тротуар төзи башладылар
      Куйбышев Затонда брусчаткадан тротуар салу өчен әзерлек эше башланды. Бордюрлар кайтартылган, Столяров исемендәге клуб янында разметка ясалган һәм аларны куя башлаганнар. -Тулаем алганда, елгачылар поселогының Ленин урамында 360 метр брусчатка куелачак, - ди районның инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин.- Планда шулай ук бу җәйдә Гагарин, Завод, Ленин, Яр буе,...
      1126
      0
      0
    • 9 июль 2014 - 04:45
      «Рыжая ворона» каенлыкта
      Каенлыкта "Рыжая ворона" велолагерының икенче сменасы бара. -Ни өчен "Рыжая ворона»? - Без балалар бәйрәмнәре һәм балаларның кыска вакытлы ялын үткәрүгә махсуслашкан шул исемдәге фирма белән эшлибез,- ди балаларны районның туган якны өйрәнү музеена алып килгән тренер Сергей Крестьянников.- Бездә Татарстанның төрле шәһәрләреннән 8-15 бала ял итә. Безнең бурыч -...
      479
      0
      0
    Реклама