12 июнь 2014 яңалыклары
-
Безнекеләр финалда
Бер ай элек үткәрелгән «Алтын каләм" республика конкурсының район этабында укучыларның кайбер эшләрен жюри республика эксперт комиссиясе хөкеменә сайлап алган иде. Конкурс финалына Рудник урта мәктәбеннән Гүзәл Подгоронова һәм Кама Тамагы татар урта мәктәбеннән Алсу Сөнгатова иншалары узды. Кызларга республика дәрәҗәсендә уңышлар теләп калабыз.
-
Яфрак азык әзерләү
Аномаль эсселек һәм корылыкка бәйле рәвештә авыл хуҗалыгы предприятиеләренә терлек азыгы әзерләүдә ярдәм итү турында карар чыгарылды. Район буенча 11650 пар яфрак азык һәм 7150 пар төрле үлән яки витаминлы азык әзерләргә кирәк. Оешма һәм учреждениеләр әлеге эшкә актив алынды.