13 май 2014 яңалыклары
-
Май күкрәве
Гарзпром-Трансгаз-Казан ООО шундый исем астында республикада спортның экстремаль төрләре буенча ярышлар үткәрә. Быел алар Бөтенроссия дәрәҗәсенә чыкты. 13 майда Каенлыкта дүрт көн дәвам итәчәк ярышлар ачылышы булды. Алар өч район территориясендә уздырылачак. Россиянең 14 шәһәреннән килгән спортчыларны МР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдан Шәйморзин каршы алды.
-
Иҗат киңлеге
13 майда Кама Тамагы урта мәктәбе иҗат идеяле кунаклар кабул итте. Фестиваль мәктәп ишек алдында ук башланды. Биредә кунаклар нәрсә эшли алганнар һәм нәрсәдән эшләгәннәрен, мәктәпләренең нинди осталар белән дан тотканын күрсәтә алды. Каматамагылылар мәктәп бинасында үз идеяләр банкын ачты. Мәктәпләребездә нәрсә генә эшләмиләр: түбәтәйләр чигәләр һәм планерлар ясыйлар, гипстан...
-
Янгын сүндерүчеләр эше
Агымдагы елның 20 апреленнән 15 майга кадәр ТР территориясендә янгынга каршы аерым режим билгеләнде. Шул уңайдан ДПОның тәүлек дәвамында дежур торуы оештырылды. Районның янгын сүндерүчеләре 9-11 майда коры үләнгә капкан утны сүндерүдә генә катнашканнар, зур янгыннар теркәлмәгән.
-
Полиция хәбәре
9-11 майда "02" хезмәте пультына хокук бозулар турында 8 хәбәр кергән. Шуның 2се үлем очрагы белән юл-транспорт һәлакәте. Район полиция бүлеге хезмәткәре мәгълүматына караганда, райондагы зур торак пунктларда көн саен кичен һәм төнлә полиция бүлеге хезмәткәрләре патрульлек иткән. Аларга ярдәмгә ирекле халык дружиначылары да кушылган.
-
Бердәм экологик дәрес
Ел саен 12 майда Россиядә Экологик белем көне үткәрелә. Аның максаты - барлык фәнни һәм кешелек эшчәнлеге тармагында экологик белемне актуальләштерү. Безнең районда да экологик акцияләр үтә. Алар барышында күргәзмәләр, конференция, конкурслар оештырыла, елга һәм сулыклар ярлары, парклар чүп-чардан чистартыла, яшь агач үсентеләре утыртыла. Узган дүшәмбедә районның барлык мәктәпләрендә чираттагы...
-
Тагын бер ачылды
9 май көнне Атабай авылында яңа мәчет ачу тантанасы булып үтте. Авыл үзәгендә шушы авылда туып үскән, хәзерге вакытта Казанда яшәүче Сәйфетдинов Мөдәрис Варрух улы хәләл көче белән төзеткән яңа мәчет ишекләрен ачты, ачу тантанасы зур дини һәм милли бәйрәм булып үтте. Гыйбадәт йорты чын мөселман төсендә, авылга - авылга...