Идел таңнары
  • Рус Тат
  • 9 май 2014 яңалыклары

    • 9 май 2014 - 09:52
      Мәдәният фронтында
      Традицион концертны балалар башлап җибәрде. Россия һәм Татарстан әләмнәре, һава шарларыннан композиция тантананы көчәйтте. Сугыш еллары җырлары биюләр белән үрелеп барды. Театрләштерелгән диологлар - бүгенге һәм үткән буынның очрашуы тамашаның матур мизгеле булды.
      318
      0
      0
    • 9 май 2014 - 09:02
      Җиңү бәйрәме
      Җиңү бәйрәмен халкыбыз инде 69нчы тапкыр дулкынланып, сугыш кырларында ятып калган туганнарын һәм якыннарын искә алып, бөек батырлык өчен горурланып каршылый. Бу бәйрәм барыбызны да берләштерә, киләчәккә өмет бирә. РДК янындагы мәйданга митингка быел да ветераннар, сугыш гамәлләрендә һәлак булганнарның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре һәм яшьләр җыелды. Затон кадет мәктәбеннән...
      442
      0
      0
    • 9 май 2014 - 07:26
      Әлифба белән хушлашу
      Кичә Кама Тамагы урта мәктәбенең 1 Б сыйныфында Әлифба белән хушлашу бәйрәме үткәрелде. Чараны сыйныф җитәкчесе Юлия Соколова ачып, балаларны беренче җиңүләре белән котлады. Укучылар такмаклар, җырлар башкарды, шигырьләр укыдылар, кроссвордка җаваплар тапты. Аларга 5 Б сыйныф укучылары ярдәм итте. Ахырдан балаларның һәрберсенә кызыксындыру бүләкләр тапшырылды.
      496
      0
      0
    • 9 май 2014 - 07:24
      Герой истәлегенә
      Җиңү бәйрәме алдыннан Советлар Союзы Герое Михаил Чирков истәлегенә традицион җиңел атлетика йөгерүе булды. 1 урынны Сөйки урта мәктәбе, 2 урында - Кама Тамагы, 3 урында - Кирельск төп, 4 урында янәдән Кама Тамагы урта мәктәбе алды.
      442
      0
      0
    • 9 май 2014 - 07:22
      Агач утырттылар
      Каратал авылында МЧСның аерым Апас отряды хезмәткәрләре Җиңү бәйрәме көне алдыннан һәлак булган якташлары хөрмәтенә яшь агач үсентеләре утыртты.
      330
      0
      0
    Реклама