Идел таңнары
  • Рус Тат
  • 1 май 2014 яңалыклары

    • 1 май 2014 - 18:33
      Торак өчен сертификат бирелде
      29 майда МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев МР Советы утырышлар залында күп балалы биш гаиләгә "Торак сатып алуга субсидия бирү турында"гы сертификалар тапшырды. ТР Министрлар Кабинетының 18.12.2007 елның 732нче карары нигезендә республика бюджеты хисабына аны Олы Кариледән Венера Зыятдинова, Антоновкадан Надежда Фомагина, Татьяна Володягина, Тәмтедән Зөһрә Шивәлиева һәм Олы Салтыктан Гыйльфан...
      1705
      0
      0
    • 1 май 2014 - 18:31
      "Моңлы тамчы" фестивалендә
      Тәтеш муниципаль районында балалар фольклор коллективларының республика фестивале үткәрелде. Аны республиканың традицион культураны үстерү үзәге, ТР "Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте сәяси советы башкарма комитеты һәм Тәтеш районы хакимияте оештырды. Безнең районнан анда Светлана Курчаева җитәкчелегендәге "Тау ягы" исемле балалар фольклор коллективы катнашып, сәхнәләштерелгән "Аулак өй" тамашасын күрсәтте. Икенче сайлап алу...
      417
      0
      0
    • 1 май 2014 - 18:30
      Финал этабында катнаштылар
      Олы Кариле урта мәктәбе командасы Исмәгыйль Нуруллин җитәкчелегендә республика укучылары арасында спортның кышкы һәм җәйге төрләре спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика ярышларының финал этабында катнашты. Ул Алабуга шәһәрендә үткәрелде. Анда 40 район һәм шәһәр командасы катнашты. Ярышлар программасына 800 һәм 600 метрга йөгерү, озынлыкка сикерү һәм эстфетага йөгерү кертелгән иде.
      440
      0
      0
    • 1 май 2014 - 18:28
      Кунакта булдылар
      Кадетлар Җиңү бәйрәме алдыннан сугыш ветераны Анатолий Николаевич Ерунов янында булды. Алар ветеранны бәйрәм белән котлап, аңа истәлек фотосурәте һәм күчтәнәч алып килгән иде. Аны бәйрәм белән котлап, рәхмәтләрен җиткерделәр.
      366
      0
      0
    • 1 май 2014 - 18:26
      Ветеран белән очрашу
      Кадет мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Иванович Сельскийда кунакта булды. Ветеранның кадетлар котлавына күңеле булды. Укучылар Александр Ивановичка фоторәсем һәм торт бүләк иттеләр. Мондый очрашулар ветераннар күңелендә озак саклана. Александр Иванович сезгә һәм барлык ветераннарга Җиңү өчен зур рәхмәт.
      1130
      0
      0
    Реклама