Идел таңнары
  • Рус Тат
  • 20 апрель 2014 яңалыклары

    • 20 апрель 2014 - 07:01
      Навигация башланды
      17 апрельдә "Кама Тамагы гипс руднигы" җәмгыятендә гипс ташы төялгән беренче баржа Идел буенча озатылды. 3 мең тонна гипс ташы Аракчинога юл алды. Узган елда беренче баржа 20 апрельдә озатылган иде. Хәзер РФның гипс эшкәртүче һәм цемент заводлары белән килешүләр төзелә.
      354
      0
      0
    • 20 апрель 2014 - 06:50
      Кызлар волейбол уйный
      "Акчарлак" спорт комплексында кызлар арасында волейбол буенча укучыларның республика спартакиадасының район этабы үткәрелде. Ярышларда Кама Тамагы, Кама Тамагы татар урта, Кирельск, Затон, Сөйки, Олы Кариле мәктәпләре командалары катнашты. 1 урында Кама Тамагы урта, 2 урын Кирельск, 3 урын Затон, 4 урын Олы Кариле, 5 урында Кама Тамагы татар урта, 6...
      463
      0
      0
    • 20 апрель 2014 - 06:37
      Язгы эшләр
      Урамда яз, тирә якта эш кайнап тора. Без дә бу эштән читтә калмадык. Балалар бакчасы хезмәткәрләре чүп-чарны, кипкән яфракларны җыештыра. Үз территориябезне генә чистартып калмыйча, үзебезгә беркетелгән территорияне дә тәртипкә китерәбез.Безгә бу эштә ата-аналар һәм затон кадет мәктәбе кадетлары да ярдәм итә. Алар ярдәмендә якындагы чокырны чүп-чардан, куаклардан чистарттык.
      1165
      0
      0
    • 20 апрель 2014 - 06:26
      Cәламәтлекне ныгытып
      Районның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә инвалидлар, пенсионерлар, ветераннар ял итеп сәламәтлекләрен ныгыта ала. Агымдагы елның беренче кварталында социаль үзәктә 10 планлы ял итү оештырылган, бу вакытта 108 кеше, шулардан 67 пенсионер, 19 инвалид, 16 хезмәт ветераны, 5 тыл хезмәтчәне һәм һәлак булган ветераннарның гаилә членнары ял иткән. Шунысын да...
      1208
      0
      0
    • 20 апрель 2014 - 06:20
      Батырлык дәресе
      Бүген Столяров исемендәге мәдәният йортында Затон урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылар һәм кадетлар белән Батырлык дәресе үткәрелде. Аны Кама Тамагы районында ГИМС район хәрби комиссариаты белән берлектә оештырды.
      520
      0
      0
    Реклама