20 март 2014 яңалыклары
-
Гаиләләр нык булсын
Никахлар күктә укыла диләр, шулай да аны җирдә - ЗАГС органнарында теркиләр. Узган ел районда 96 пар рәсми рәвештә никахларын теркәгән. Рус һәм татарлар берләшеп 17 катнаш гаилә барлыкка килгән. Иң өлкән кияү 60 яшьтә булса, кәләшкә 81 яшь булган. Аерылышучылар саны елдан- ел арта бара икән. Әгәр 2012 елда...
-
Педагоглар һөнәри осталык күрсәтә
19-20 мартта район педагоглары берүк вакытта өч зона конкурсында катнашты. Бу көннәрдә Буа шәһәрендә "Ел укытучысы" конкурсының зона этабы үткәрелде. Анда Сөйки урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Владимир Гончаров, Затон урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Лилия Гайнуллина коллегалары белән һөнәри осталыкта көч сынашты. Апас районында "Ел тәрбиячесе"нең зона этабында Тенеш...
-
Язгы ташу якынлаша
Белгечләр фаразына караганда, язгы ташу вакытында 11 муниципаль район су басу зонасына керә. Бүгенге көндә язгы ташуга әзерлек тулы көченә алып барыла. Безнең районда су торбаларын чистарталар, яр буен ныгыту эшләре үткәрелә. Язгы ташу алдыннан безнең районда Идел елгасы территориясендә кар запасы нормадан 108 процент тәшкил итә. Узган ел бу...
-
Көньяк конференция ярышы
Татарстан Республикасы шәһәр һәм район Пенсия фонды командалары арасында үткәрелгән VI спартакиада кысаларында Көньяк конференциянең алты командасы "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында спортның алты төрендә көч сынашты: мини-футбол, йөзү, волейбол, команда белән чүгәләү, гер күтәрү һәм идәннән күтәрелү. Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды идарәсе командасы бирелгән барлык төр спорт...
-
Әлифба бәйрәме
Безнең мәктәптә китапка мәхәббәт тәрбияләү, укучыларның сәләтен үстерү максатыннан беренче дәреслек - Әлифба белән саубуллашу бәйрәме үткәрелде. Сыйныф җитәкчесе Нурзия Гайнетдинова 1 сыйныф укучыларын, әти-әниләрен бәйрәм белән котлады. «Әлифба бәйрәме -кечкенәләрнең ярты еллык эшенә йомгак ясау тантанасы ул, укучылар барысы да укырга, язарга, матур сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне, кечкенәләрне ихтирам...
-
Приютта кунакта
Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Альберт Мифтахов, 9 сыйныф җитәкчесе Римма Нәбиуллина, 9 сыйныф укучылары Алсу Сөнгатова, Гүзәл Гыйләҗева "Өмет яры" приюты балалары белән очрашты. Алар приютта тәрбияләнүче балаларга тәм-томнар алып барды. Хезмәткәрләр кунакларны ачык йөз белән каршы алды. Бүлмәләр чиста, якты, тәрбияләнүчеләр өчен бөтен мөмкинлекләр...
-
Озын толымлылар ярышты
Мәктәптә үткәрелә торган дәрестән тыш чаралар укыту-тәрбия эшен оештыруда мөһим роль уйный. Моңа кичәләр, сыйныф сәгатьләре, түгәрәк эшләре керә. Алар әхлакый һәм тәрбияви яктан уңай нәтиҗә бирә. Мәктәпнең актлар залында 5 һәм 6 сыйныфларының күркәм чәчле сылулары "Ягез әле, кызлар!" бәйгесендә катнашты. Ул дүрт бүлектән торды: "Таныш булыйк" бүлегендә кызлар...
-
Язгы чәчү якынлаша
Язгы кыр эшләре башланырга күп вакыт калмады. Һава шартларына карасак авыл хезмәтчәннәренә максималь кыска срокларда эшкә әзер булырга кирәк. Кыр эшләренең уңышы күп факторларга бәйле: басуга чыгачак авыл хуҗалыгы машиналары һәм техника да зур роль уйный. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Илнар Исмәгыйлев болай ди: "Көзге-кышкы...