Идел таңнары
  • Рус Тат
  • 16 гыйнвар 2014 яңалыклары

    • 16 гыйнвар 2014 - 12:27
      Яңа ел төнендә
      1 гыйнварда төнге 2 сәгать 10 минутта Кама Тамагы үзәк район дәваханәсендә беренче нәни - кыз бала дөньяга аваз сала. Аны Куйбышев затон шәһәр тибындагы поселоктан Анастасия Галәветдинова тудырган. Гаиләдә сабый икенче бала. Әни һәм бала үзләрен яхшы хис итә һәм өйгә чыгарга җыеналар.
      477
      0
      0
    • 16 гыйнвар 2014 - 12:26
      Хөрмәтле эшмәкәрләр!
      22 гыйнварда 14.00 сәгатьтә район мәдәният йортында «Кама Тамагы муниципаль районында кече һәм урта эшмәкәрлекне хуплау һәм үстерү мәсьәләләре буенча иҗтимагый совет булдыру турында»гы темага эшмәкәрләр конференциясе була. Иҗтимагый совет турындагы положение проекты районның рәсми сайтында урнаштырылган. Теләге булган һәркемне әлеге положениене тикшерүдә катнашырга чакырабыз.
      476
      0
      0
    • 16 гыйнвар 2014 - 12:23
      Мәңгелек кыйммәтләр турында сөйләшү
      Узган пәнҗешәмбедә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев Раштуа һәм хачлану бәйрәмнәре уңаеннан Тәмте авыл җирлеге пенсионерлары белән очрашты. Чара башланыр алдыннан музей директоры Ирания Сәгъдиева кунаклар белән туган якны өйрәнү музее залларына сәяхәт кылды, стендларда яктыртылган вакыйгалар турында сөйләде. Аннары кунаклар Зөфәр Галимулла улы белән бергә түгәрәк өстәл артында дустанә...
      479
      0
      0
    • 16 гыйнвар 2014 - 12:19
      Mәктәп янында полиция
      Кама Тамагы урта мәктәбе янында машиналар туктауны тыю турындагы озак сөйләшүләрдән соң ата-аналар РФ ЭЭМ «Югары Ослан» муниципаль районара бүлекнең "Кама Тамагы" полиция бүлекчәсенә мөрәҗәгать итте. Укучыларның кышкы каникулыннан соң өч кеше составындагы полиция хезмәткәрләре (ДПС инспекторы Алмаз Садыйков, участок уполномоченные Марат Садруллин һәм дежур транспорт йөртүче Вилдан Галимов) иртәнге...
      354
      0
      0
    • 16 гыйнвар 2014 - 12:01
      Безнекеләрне бел
      Узган ел районда укытучылар арасында "Ел остазы" конкурсы үткәрелде. Анда Рудник урта мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы, оештыручы-педагог Гөлүсә Хәсәнова (рәсемдә: сулдан беренче) беренче урынны алды. Аның портфолиосы Казанга сайлап алу турына җибәрелде. Кабул ителгән 50 эш арасыннан 24е сайлап алынды, алар арасында Гөлүсә Илсур кызы да бар иде....
      401
      0
      0
    • 16 гыйнвар 2014 - 11:56
      Берләшегез, бердәм булыгыз!
      2 гыйнварда Һиҗри календарь буенча мәртәбәле айларның берсе-рәбигуль-әүвәл башланды. Бу- Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) туган ай. "Мәүлид" гарәпчәдән "туу" дигәнне аңлата. Әлеге уңайдан ай дәвамында дини мәҗлесләр, мохтаҗларга ярдәм чаралары оештырыла. Иншалла, соңгы елларда дини бәйрәмнәр ил күләмендә билгеләп үтелә. Мәүлид бәйрәмен 15 гыйнварда район туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре ихлас,...
      555
      0
      0
    • 16 гыйнвар 2014 - 11:48
      Пассажирларга уңай булсын
      "Мәктәп автобусы" программасы үзен яхшы яктан күрсәтте. Бу хакта берничә тапкыр ТР Премьер-министры Илдар Халиков та билгеләп үтте. Мәктәп автобуслары көн саен балаларны кечкенә авыллардан база мәктәпләренә китерә. Алар барысы да ГЛОНАСС терминаллары базасында мобиль навигация системасы белән җиһазландырылган. Безнең район мәктәп автобуслары белән ничек тәэмин ителгән һәм укучылар йөртү...
      375
      0
      0
    Реклама