Идел таңнары
  • Рус Тат
  • 26 ноябрь 2013 яңалыклары

    • 26 ноябрь 2013 - 10:04
      Куркынычның «сары дәрәҗәсе»
      Яңа Чишмә һәм Чистай районнарында ике чиркәүгә ут төртүгә бәйле рәвештә, районыбызда 18 ноябрьдән террорлык янауның сары дәрәҗәсе кертелде. Ул теракт мөмкинлеге турындагы мәгълүматның раслануын аңлата, әмма әзерләнүче атака вакыты һәм урыны билгеле түгел. Район халкына җәмәгать урыннарында калдырылган сумкаларга, районга килгән шикле чит ил гражданнарына карата аеруча игътибарлы булырга...
    • 26 ноябрь 2013 - 10:03
      Фән олимпиадалары дәвам итә
      Укучыларның фән олимпиадаларының муниципаль этабы 13 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Укучылар экология, физкультура, география, химия, биология, тарих, инглиз теле һәм җәмгыять белеме фәннәре буенча көч сынашты инде. Призерлар арасында биш фән буенча алдынгылыкка чыккан Кама Тамагы урта мәктәбе алда бара. Өч фән буенча призерлар арасында - Тәмте урта, өч фән...
    • 26 ноябрь 2013 - 10:02
      Иншалар конкурсы
      Район мәктәпләрендә коррупциягә каршы темага иншалар конкурсы үткәрелде. «Коррупциягә «юк!» диик» дип исемләнгән республика иншалар конкурсының муниципаль этабы жюрие хөкеменә Затон, Рудник, Кама Тамагы татар, Олы Кариле һәм Иске Казиле урта мәктәпләреннән 16 инша тәкъдим ителгән иде. Шуларның 9ы рус һәм 7се татар телендә язылган. Рудник урта мәктәбенең 9 сыйныф...
    • 26 ноябрь 2013 - 10:01
      Юбилей концерты
      Район мәдәният учагы төрле чараларга бай, бу аларның эш планында да чагыла. 28 ноябрьдә район мәдәният йортында «Сияние» дуэтының 10 еллыгы хөрмәтенә Халыкара әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты була.
    • 26 ноябрь 2013 - 09:59
      Авылларны үстерүгә грантлар
      Йөргән таш кына шомара диләр. Әлеге әйтем республика җитәкчелегенең авылларның социаль икътисадый үсеше өстендә актив эшләгән авыл һәм шәһәр җирлекләрен кызыксындыру карарын төгәл бәяли. Районыбыздан конкурста дүрт авыл җирлеге катнаша. Шуларның икесе- Тәмте һәм Олы Кариле җирлекләре республика бюджетыннан берәр миллион сум акча алачак. Конкурсны үткәргәндә авыл җирлекләре җирле үзидарә...
    • 26 ноябрь 2013 - 09:58
      Вәкаләтләр бирелде
      ТРда дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсенең район бүлеге шуны искә төшерде: "Россия Федерациясенең административ бозу турындагы кодексының 23.21 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында" 2008 елның 30 сентябрендәге 262 нче федераль законы көченә керде. Аның нигезендә административ хокук тәртибе бозу турында Россия Федерациясе кодексының (аннары-РФКоАП) 23.21 маддәсенә үзгәрешләр кертелде,...
    • 26 ноябрь 2013 - 09:52
      Хокукый белем
      Моңа бәйле рәвештә районның барлык мәктәпләрендә, шул исәптән Кама Тамагы урта мәктәбендә дә Хокукый белем көне үткәрелде. Сыйныф сәгате вакытында унынчы сыйныф укучылары район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров һәм Кама Тамагы районында ТРда кеше хокукы буенча уполномоченныйның җәмәгать ярдәмчесе Иван маховик белән очрашты. Прокурор безне балалар хокуклары һәм вазыйфалары белән таныштырды,...
    • 26 ноябрь 2013 - 09:48
      Укучылар суд эшендә
      Узган атнада Кама Тамагы татар урта мәктәбе укучылары район судында булдылар. Судья ярдәмчесе Илмира Тәхәветдинова укучыларга судлар эшчәнлеге турында сөйләде, аларга эш барышын аңлатты, кабинетлар буенча йөртте, мировой һәм район суды хезмәткәрләре, суд приставлары хезмәте белән таныштырды. Укучылар утырышлар залында да булды, суд хезмәткәрләренә сораулар бирде, хөкем ителүчеләр өчен билгеләнгән...
    • 26 ноябрь 2013 - 09:46
      Саладан калага
      "Казан" агросәнәгать паркында сентябрь аеннан атна саен көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә, анда АПК хезмәткәрләре җитештергән товарларның киң ассортименты тәкъдим ителә. Безнең районнан авыл хуҗалыгы ярминкәсендә район кулланучылар җәмгыяте, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр һәм крестьян-фермер хуҗалыклары катнаша. Алар алты тапкыр ярминкәгә барган, анда югарыда саналган...
    Реклама