26 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Салым ликбезы
27-28 сентябрьдә республика мәктәпләрендә Салым белеме көне үткәрелә. Бу көннәрдә укучылар алдында укытучылар белән бергә салым органнары хезмәткәрләре чыгыш ясый. Кече һәм урта сыйныф укучылары өчен төп тема - «Казна тулы булса, ил дә көчле», өлкән сыйныфлар өчен - «Заман бизнесмены - намуслы салым түләүче».
-
Яңа медполислар
2015 ел ахырына барлык русиялеләрдә яңа үрнәктәге мәҗбүри медицина иминләве полислары (ОМС) була. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, иске үрнәктәге полисларны куллану вакыты чикләнмәгән. Яңа үрнәктәге полисларны 2011 елның 1 маеннан бирә башладылар, алар кәгазь дә, пластик та булырга мөмкин.
-
Такта янында да, стадионда да
29 укытучы һәм мәгариф учреждениесе хезмәткәре мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасының финал этабында район данын яклаячак. Ярышлар 28 сентябрьдә Казанда җиңел атлетика манежында үткәрелә. Укытучылар спортның 9 төрендә көч сынашачак. Алар арасында - мишеньгә ату, бадминтон, йөзү, озынлыкка һәм биеклеккә сикерү һәм башкалар. Ярышны мәгариф бүлеге җитәкчеләре генә катнашачак VIP-йөгерү ача.
-
Финанс грамоталыгы дәресе
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы казначылыгы департаментының территория бүлеге җитәкчесе Рузилә Гыйззәтова Финансистлар көне алдыннан Кама Тамагы урта мәктәбендә финанс грамоталыгы дәресендә чын мастер-класс күрсәтте. Өлкән сыйныф укучылары Рузилә Габдулла кызының аңлатма, мисаллар белән алып барылган чыгышын зур игътибар һәм кызыксыну белән тыңлады. Ул укучыларга тулаем алганда илебез, республикабыз, муниципаль район...
-
Агач утырттылар
Бу атнада Кама Тамагы урта мәктәбенең 10 А сыйныфы егетләре мәктәп директоры Илдан Шәйморзин җитәкчелегендә «Акчарлак» спорт комплексы паркында 55 төп агач утыртты. Мәктәпне агач үсентеләре белән «Долгая Поляна» табигать тыюлыгы тәэмин итте.
-
Кол-Шәрифтә кунакта
Алтын көз җитте. Бакчалар бушый башлады. Шуңа бәйле рәвештә безнең дә эш-мәшәкатьләр кими төште. Яз башында ук хыялланган уебызны чынга ашырып, мәчет каршында гарәпчә укырга йөрүче хатын-кыз пенсионерлар, бергә җыелышып, Казанга барып, Кол-Шәриф мәчетен карап-күреп кайттык. Сәяхәтебез бик тә күңелле булды. Барысы да уң килеп кенә торды. Кама Тамагы бистәсенең...
-
«Ленинлылар» язмышын ни көтә
Соңгы берничә елда, район халкы белә инде, Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы күзгә күренеп түбәнгә тәгәри. Ит җитештерү, сөт саву күрсәткечләре нык кимеде. Хезмәт хакы түләп булмый. Банкларга бурыч, салымнар артканнан-арта бара. Ә бит ул кайчандыр гөрләп яшәгән. Чарасызлыкта калган җитәкчеләр озак уйлап башваткач "Красный Восток" холдингы кампаниясенә мөрәҗәгать итә. Дәүләт...