22 август 2013 яңалыклары
-
Таучылар уңышы
Россиядә бай гипс базары булуга карамастан, Кама Тамагы гипсы үзенең табигый сыйфатлары нәтиҗәсендә зур ихтыяҗ белән файдаланыла. Шуңа предприятиедә гипс ташы чыгару ел саен арта бара. Агымдагы елда Рудник аны 720 мең тоннага җиткерергә планлаштыра. -Безнең төп бурыч ташны чыгарып, саклап һәм вакытында кулланучыга җиткерү, - ди предприятие генераль директоры...
-
Демография саннарда
Муниципаль район башкарма комитеты ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 7 аенда 89 бала туган, 184 кеше үлгән. Узган чорда 51 гаилә никахларын теркәгән, 28 пар аерылышкан.
-
Игътибар – балалар
Балалар җәрәхәтләнүен кисәтү максатларында 15 августтан район юлларында республикадагы кебек «Игътибар- балалар» айлыгы старт алды. ТР ЮХИДИ идарәсе мәгълүматлары буенча гыйнвардан июль аена кадәр республика юлларында балалар катнашында 328 һәлакәт теркәлгән. Аларда 339 бала зыян күргән, 15е үлгән.
-
«112» номеры – ашыгыч хезмәтләр өчен
12 августтан Россиядә ашыгыч хезмәтләр чакырту өчен бердәм номер эшли башлады. Кирәк булганда һәм көтелмәгән очраклар килеп чыкканда гадәти булган «01», «02», «03», «04» саннары урынына барлык хезмәтләргә дә бердәм «112» номеры белән шалтыратырга мөмкин.
-
Истәлекле дата
Бүгенге көндә терроризм проблемасы аерым резонанс тудыра, чөнки хәзерге вакытта җәберләүләргә каршы тора алмаган гражданнар аның мишененә әверелә һәм еш кына балалар террорчылар корбанына әверелә. Россия 20 елдан артык даими террорлык һөҗүменә дучар, алар арасында 2004 елның сентябрь аенда Беслан шәһәре мәктәбендә террорчылар һөҗүме аеруча әхлаксыз һәм фаҗигале. Ул вакытта...
-
Авыл яшьләре, бизнес-план төзү серләренә төшенергә ашыгыгыз!
Сез яшь, инициатив һәм күптәннән үз эшегезне ачырга хыялланасыз, идеяларыгыз күп, әмма аларны ничек чынга ашырырга белмисезме? Димәк, сезгә Аграр яшьләр берләшмәсе оештырган бизнес-планлаштыру нигезләре буенча укуларга ашыгырга кирәк. Сездән бары тик буш вакыт, интернет һәм теләк кенә кирәк. Вебинар формасында оештырылган әлеге бушлай укуларда эшмәкәрлеккә беренче адымнарын гына ясый...
-
Тигез мөмкинлекләр
Бүген районда "Кулай мохит" озак сроклы максатлы программа тулы көченә бара. "Богородский рай" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр тоткарлыкларсыз йөри алсын өчен төзелеш һәм монтаж эшләре тәмамланып килә. Кибет һәм даруханә хуҗалары эчкә узу өчен пандуслар куя, күп кенә оешма һәм учреждениеләр дә пандуслы булды. Мөмкинлекләре...
-
Больничныйны үзең сана
Хәзер вакытлыча эшкә сәләтне югалтып, яисә бала авырганда больничный өчен эш бирүченең күпме түләячәген үзеңә исәпләп чыгарырга да мөмкин. Россия Федерациясе социаль иминләү фонды сайтында "Пособиеләр калькуляторы" онлайн-сервисы әнә шундый мөмкинлек вәгъдә итә. Больничный исәпләү өчен вакытлыча эшкә сәләтсезлекнең сәбәбен һәм вакытын, хезмәткәрнең хезмәт стажын һәм алдагы ике еллык хезмәт...
-
Яхшы булса да торган җир, сагындыра туган ил
Районда үткәрелеп килүче чираттагы, исәп буенча 23енчесе булып узган Сатлыган авыл бәйрәме башкалардан күпкә аермалы булгандыр ул. Алдагы кичтә, төнлә дә, 17 август иртәсеннән башлап, үч иткәндәй, көнозынга сузылган яңгыр күпләр күңеленә "булырмы икән?" дигән шик салса да, бәйрәм, алгарак китеп әйтим, бернигә дә карамый көткәннән дә шәп килеп чыкты....