9 июль 2013 яңалыклары
-
Тагын ике объект
2012-2016 елларда Татарстанда халыкка беренчел медицина- санитар ярдәме күрсәтүдә масштаблы республика максатлы программасын тормышка ашыру бара. Узган ел безнең районда Иске Казиле авылында 83 квадрат метрлы модульле ФАП файдалануга тапшырылды. Агымдагы елда тагын ике модульле ФАП төзелеше күздә тотыла: Тенеш штпда 83,2 кв метрлы һәм Балтачта 62,5 кв метрлы. Алар...
-
Поселок, елгачылар, Нептун көне
Узган шимбәдә Куйбышев Затон штпда яшәүчеләр поселок көнен билгеләп үтте, традиция буенча ул елгачылар көненә карата үткәрелде. Көннең эссе торуына карамастан, стадионга халык күп җыелган иде. Аларны бәйрәм белән котларга муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов килде. - Сезнең поселок күптәннән кешеләрдә елга һәм нефть ташучы суднолар белән ассоциацияләнә. Затонда...
-
Кама Тамагында соңгы кич
Германиядән килгән дусларыбызның район белән танышуларына унике көн булды, аларның китәр вакыты җитте. Җомга көне автобуслар алман дусларыбызны Казан тимер юл вокзалына илтте. "Идел" лагерындагы соңгы кич чараларга бай һәм күңелле узды. Ул кунаклар һәм балалар музыка мәктәбенә йөрүчеләр, укытучылар уртак көче белән әзерләнгән традицион концерт белән тәмамланды. Чараны мәгариф...