Ак халатлы кешеләр хезмәте
Медицина хезмәткәрләре көне 1980 елдан башлап рәсми рәвештә июньнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.
Бу көнне медицина хезмәткәрләре көне белән табибларны, шәфкать туташларын, санитарларны, шулай ук сәламәтлек саклау тармагына аз гына булса да кагылышы булган кешеләрне котлыйлар. Әлеге көн күптән инде һөнәри бәйрәм чикләреннән чыкты, чөнки дөньяда ак халатлы кешеләргә ярдәм...