Мордва мәдәнияты фестивале
Районыбызда күп милләт халкы яши. Алар арасында Мордва Каратаенда яшәүче үзенчәлекле халык та бар.
13 апрельдә әлеге торак пункт клубында «Шумбрат, Каратай» («Исәнме, Каратай») мордва мәдәнияты республика фестивале үткәрелә. Бәйрәмдә иҗат коллективлары чыгыш ясаячак, милли кухня һәм кулланма иҗат күргәзмәләре куелачак.