4 апрель 2013 яңалыклары
-
Игътибар!
Сишәмбе, 9 апрельдә 10.00-12.00 сәгатьтә республикада халыкка автомат рәвештә хәбәр тарату системасы әзерлеген чираттан тыш тикшерү үткәрелә. Моның өчен барлык электр сиреналары һәм кычкырып сөйләү җайланмалары, смс-хәбәрләр, шулай ук телевидение, радио һәм телефон элемтәсе эшләячәк. Мәгълүмат җиткерү алдыннан игътибарны җәлеп итү өчен электр сиреналары кушылачак. Аны ишеткәч, ашыгыч арада «Радио...
-
Хатын-кыз дөньяны бизи
Әнә шундый девиз астында Татарстан җөмһүрияте диния нәзарәтендә республика мөслимәләре җыены булды. Җыен нәтиҗәсе буларак резолюция кабул иттеләр. Безнең районнан әлеге чарада Рәфика Хәйруллина катнашты. Диния нәзарәте район мөхтәсибәтенә яңа «Лада» автомобиле бүләк итте.
-
Һөнәр сайлау
3-5 апрельдә Казанда ВДНХ күргәзмә үзәгендә «Мәгариф. Карьера» махсус күргәзмәнең эшлекле программасы кысаларында чара үткәрелә. Кичә Кама Тамагы урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары Гөлнара Исмәгыйлева җитәкчелегендә өлкән сыйныф укучылары өчен «Тормыш сыйфаты һәм минем булачак һөнәрем» команда уены элементлары булган семинарда катнашты.
-
Гуманлы һөнәр ияләре
Дәүләтебез төрле максатлы программаларга җитди игътибар бирә. Әнә шул программалар ярдәмендә без материаль-техник базаларны, эш шартларын яхшыртабыз. Мондый учреждениеләрдә хезмәт куярлык белгечләр бармы? Бу сорау белән без ЦРБ баш табибы Ильяс Миңневәлиевка мөрәҗәгать иттек. - Ильяс әфәнде, учреждениедә беренчел медзвеноны кадрлар белән тәэмин итү хакында сөйләмәссезме? - Поликлиникада бүгенге көнгә...
-
Нык тандем
Тәмте урта мәктәбе базасында мәктәпләрнең ВУЗлар белән хезмәттәшлек итүе буенча республика семинары була. Тәмте мәктәбе берничә ел элек бу эшне районда беренчеләрдән һәм бердәнбер булып башлады. Авыл мәктәбе белән элемтәгә беренчеләрдән булып Казан химия-технология институты чыкты. Ул вакытта өлкән сыйныф укучылары өчен өйрәтү семинары оештырылган иде. Бу юлы семинар эшендә...