22 февраль 2013 яңалыклары

  • 22 февраль 2013 - 10:08
    Белем бирү учреждениеләре аккредитация уза
    Кичә районның биш урта мәктәбендә аккредитация экспертизасы тәмамланды. Экспертиза нәтиҗәләре ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында агымдагы елның мартында аккредитация комиссиясендә тикшереләчәк. Аккредитация үткән мәктәпләр таныклык алачак, бу белем бирү йортына дәүләт үрнәгендәге документлар бирергә мөмкинлек бирә. Урта гомумбелем бирү учреждениеләре 12 елга бер тапкыр аккредитация уза.
    498
    0
    0
  • 22 февраль 2013 - 10:07
    Таныш булыйк!
    Районда 28 февральгә кадәр озайтылган "Таныш булыйк!" акциясе кысаларында полиция участок уполномоченныйлары халыкка 2360 визитка таратты. Халык белән шулай ук социаль алдау буенча әңгәмәләр үткәрелде, өлкән яшьтәгеләргә 1086 буклет таратылды.
    539
    0
    0
  • 22 февраль 2013 - 09:43
    Поселок гражданнары җыелышы
    22 февральдә Кама Тамагы поселогында муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев катнашында гражданнар җыелышы була. Отчет доклады белән "Кама Тамагы штп" МБ башлыгы урынбасары Нияз Камалиев чыгыш ясый. Халык биргән сорауларга очрашуга чакырылган хезмәт һәм ведомство җитәкчеләре җавап бирә.
    608
    0
    0
  • 22 февраль 2013 - 09:21
    Минем әти – Ватан сакчысы
    21 февральдә авылара үзәк китапханәнең балалар китапханәсендә "Минем әти - Ватан сакчысы" дип исемләнгән республика конкурсының район этабында җиңүчеләрне котладылар. Кама Тамагы муниципаль районында ТР хәрби комиссариаты бүлеге хезмәткәре Альберт Закиров укучыларга грамоталар һәм аларның җитәкчеләре - китапханәчеләр һәм укытучыларга рәхмәт хатлары тапшырды.
    531
    0
    0
Реклама