Идел таңнары
  • Рус Тат
  • 14 февраль 2013 яңалыклары

    • 14 февраль 2013 - 11:32
      Ваемсыз ата-аналарга сабак
      14 февральдә балигъ булмаганнар эше һәм балалар хокукын яклау раойн комиссиясе утырышы булды. Үзләренең балигъ булмаган тәрбияләү һәм карау буенча вазыйфаларын үтәмәгән кайбер ата-аналар эше тикшерелде.
      525
      0
      0
    • 14 февраль 2013 - 11:32
      Закон бозучыларга карата санкция
      14 феральдә муниципаль район башлыгы каршындагы административ комиссия утырышы булды. Аны эшендә Тәмте, Кама Тамагында яшәүчеләргә карата полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан хокук тәртибе бозулар турында тутырган беркетмәләр тикшерелде. Комиссия тәртип бозучыларга штраф салу турында карар чыгарды.
      506
      0
      0
    • 14 февраль 2013 - 11:11
      Чаңгы ярышы
      13 февральдә Кама Тамагы муниципаль районында 1996-1997 елларда, 1998-2000 елларда, 2001-2002 елларда һәм аннан соңгы елларда туган егетләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышы үткәрелде.
      461
      0
      0
    • 14 февраль 2013 - 09:48
      Ашыгыч ярдәм машиналары кайтты
      Узган сишәмбедә республикада МЧС һәм Сәламәтлек саклау район хезмәтләренә автомашиналар тапшырылды. ЦРБ баш табибы Ильяс Миңневәлиев сүзләренә караганда, безнең үзәк дәваханә «Сәламәтлек саклауны модернизацияләү федераль максатлы программа»сы буенча 2012 елның декабрь аеннан өченче яңа «Форд» ашыгыч ярдәм машинасы алды. Хәзер дәваханәдә дүрт машинаның өчесе яңа.
      344
      0
      0
    • 14 февраль 2013 - 09:44
      Кеше китә, җыры кала
      Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры өч көн - 12, 13, 14 февральдә безнең районда (Кама Тамагы, Олы Салтык, Затон) тамашачы игътибарына якташыбыз, язучы-драматург Туфан аганың "Син мине күрәсеңме?" исемле музыкаль әсәрен тәкъдим итте. Әлеге тамашада халык рәхәтләнеп ял итте. Тамашаларның соңгысында МР башлыгы исеменнән Татарстан Республикасының...
      417
      0
      0
    • 14 февраль 2013 - 09:42
      Кышкы спорт уеннары
      16 февральдә "Акчарлак" спорт сәламәтләндерү комплексы һәм Кама тамагы урта мәктәбе базасында спортның 12 төре буенча XXVII кышкы спорт уеннары үткәрелә. Шәһәр һәм авыл җирлекләренең иң яхшы спортчылары алкалы хоккей, шорт-трек, йөзү, гер күтәрү, өстәл теннисы, кул көрәше, милли көрәш, шашка, аркан тартышу, волейбол, гаилә эстафетасы һәм чаңгыда узышу буенча...
      718
      0
      0
    • 14 февраль 2013 - 09:37
      Халык игътибарына!
      Гражданнарның барлык отчет җыелышларында хуҗасыз этләрнең санын киметү мәсьәләсе күтәрелде. РФ ЭЭМ «Югары Ослан» муниципальара бүлекнең «Кама Тамагы» полиция бүлекчәсе якындагы вакытта барлык шәһәр һәм авыл җирлекләре территориясендә тиешле хезмәтләрнең хуҗасыз этләрне тота башлаулары турында хәбәр итә. Район халкына - йорт хайваннары хуҗаларына үз малларын бәйдә тотарга кирәк.
      337
      0
      0
    • 14 февраль 2013 - 09:34
      Авылның киләчәге билгеләнде
      Узган чәршәмбедә район авыл җирлекләрендә гражданнар җыелышларының соңгы икесе үткәрелде. Алар эшендә МР башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов, район хезмәтләре белгечләре катнашты. Узган елдагы эш йомгаклары буенча отчет докладлары белән Сөйки һәм Кирельск авыл җирлекләре башлыклары чыгыш ясады. Сөйки авыл җирлеге башлыгы Людмила Сахарова җирлек территориясендә районның иң зур предприятиесе -...
      546
      0
      0
    • 14 февраль 2013 - 09:33
      Батырлык дәресе
      Якташларыбыз - Ватанны саклаучыларның батырлыгы укучыларда ватанпәрпәрлек хисе тәрбияләүдә иң яхшы үрнәк. 11 февральдә авылара үзәк китапханә хезмәткәрләре районның «Туган якны» өйрәнү музее белән берлектә укучыларның һәм социаль тернәкләндерү бүлегендә дәвалану курслары үтүчеләрнең сугышчы-интернационалистлар белән очрашуын оештырды. Анда «әфганчылар» Рәис Яруллин, Рашат Нәбиуллин, Рамил Мөхәммәдиев, Рамил Кәримов катнашты. Әлеге вакыйга...
      415
      0
      0
    • 14 февраль 2013 - 09:30
      Афәрин,егетләр!
      5 февральдә волейбол буенча район кубогына ярышлар үтте. Бу ярышларда 7 команда катнашты. Безнең Олы Салтык урта мәктәбе егетләре җиңү яулады һәм район кубогына лаек булдылар. Шушы ук составта Тәтеш районында үткәрелгән зона ярышында бик уңышлы чыгыш ясадылар. Укучыларга һәм җитәкчеләре Рамил Вафинга киләчәктә уңышлар теләп калабыз.
      456
      0
      0
    • 14 февраль 2013 - 09:27
      “Әкият”тә кунакта
      Балачакта кичергән шатлыклы, куанычлы кичерешләр безне гомер буе озата килә. Вакыйганы кичерүгә караганда, аны көтеп алу мизгелләре, бигрәк тә истә кала. Әлеге вакыйганы да - Казан Дәүләт Әкият Курчак театрына экскурсияне - балалар түземсезләнеп көтеп алды. Бу - беренчедән, әле яңа гына төзелгән, могҗизалы әкияттәге кебек бина белән танышу, ә...
      402
      0
      0
    • 14 февраль 2013 - 09:22
      Әфганстан – безнең йөрәкләрдә
      15 февраль - сугышчы-интернационалистларны искә алу көне. Агымдагы елда Әфганстан Республикасыннан чикләнгән Совет гаскәрләре контингенты чыгарылуга 24 ел тула. Ил өчен тыныч вакытта чит җирләрдә сугышта катнашу авыр һәм җитди сынау. Солдат сугышны сайлап алмый һәм аны игълан да итми. Ул хәрби ант һәм хәрби бурыч нигезендә командирлар боерыгын үти....
      470
      0
      0
    Реклама