12 февраль 2013 яңалыклары

  • 12 февраль 2013 - 10:31
    Чаңгыга басыгыз!
    Узган якшәмбедә районда яшәүчеләр Татарстан халкы белән берлектә "Татарстан чаңгы юлы-2013" чарасында катнашты. Авыл һәм шәһәр җирлекләреннән алынган мәгълүматларга караганда, районда әлеге спорт чарасында 322 кеше катнашкан. Куйбышев Затон, Тенеш, Бортас, Олы Кариле, Олы Салтык, Кирельск, Красновидовода ул аеруча актив үткән. Авыл җирлекләре арасында Сөйкидән 60 кеше, шәһәр җирлекләреннән Кама...
    612
    0
    0
  • 12 февраль 2013 - 10:30
    Иң яхшы сайт – безнеке
    Тр Президенты аппараты оештырган «Татарстан Республикасы рәсми порталы» ТР дәүләт мәгълүмат системасы составында сайтлар конкурсында безнең Кама Тамагы муниципаль районы «ТР муниципаль район һәм шәһәр округының иң яхшы сайты» номинациясендә 2012 ел йомгаклары буенча I урынны алды, диплом һәм кубок белән бүләкләнде.
    501
    0
    0
  • 12 февраль 2013 - 10:29
    БДИга әзерлек
    Гомуми урта белем бирү мәктәпләрендә уку елы дәвамында чыгарылышларны бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләүгә аерым игътибар бирелә. Рус теленнән 2 тапкыр, математика һәм инглиз теленнән берәр тапкыр сынау имтиханнары үткәрелде инде. Кама Тамагы урта мәктәбендә КФУның профессор- укытучылар составы райондагы чыгарылышлар өчен рус теле һәм математикадан консультация үткәрде. 17 февральдә алар...
    553
    0
    0
  • 12 февраль 2013 - 10:23
    Афәрин!
    Татар мәктәпләре арасында татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадалары призерлары ачыкланды. Безнең район укучылары призлы дүрт урын яулаган Иске Казиле урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Гөлинә Билалова (укытучысы Әнисә Сафина) татар теленнән, ә татар әдәбиятыннан Иске Казиле урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Римма Сабирова (Фирдәүс Кадыйрова), Олы Кариле урта мәктәбенең...
    525
    0
    0
  • 12 февраль 2013 - 10:22
    Караталда семинар
    Районда традиция буенча агросәнәгать комплексы линиясе буенча чираттагы семинар узган шимбәдә үткәрелде, анда терлекчелек тармагын алып бару һәм язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре тикшерелде. Семинар эшендә муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Газинур Габидуллин катнашты. Бу юлы авыл хуҗалыгы берләшмәсе һәм аларның бүлекчә җитәкчеләре,...
    548
    0
    0
  • 12 февраль 2013 - 10:20
    Күмәк көч кирәк
    Муниципаль район башлыгы һәм район хезмәтләре җитәкчеләре катнашында авыл җирлекләрендә узган елда муниципаль берәмлекләрнең социаль-икъисадый үсешенә йомгак ясаучы җыелышлар дәвам итә. Узган атнаның җомгасында Иске Казиле авыл җирлегендә шундый җыелыш булды. Биредә халык бар яктан актив, авыл мәдәният йортына да зал тутырып килгәннәр. Җирлек башлыгы Илдус Сәгъдиев соңгы вакыттагы үзгәрешләр,...
    681
    0
    0
  • 12 февраль 2013 - 10:10
    Заман белән бергә атларга
    14 февральдә дөньяда һөнәри җәмәгатьчелек Компьютерчылар көнен билгеләп үтә. 1946 елның 14 февралендә фәнни дөньяга һәм кызыксынган барлык кешегә чынбарлыкта эшләүче беренче ENIAC компьютеры күрсәтелә. «Электрон хөкүмәт», электрон документ әйләнеше - әлеге төшенчәләрне, бу идеяне тормышка ашыручы белгеч программистлар даирәсе генә түгел, гади халык та белә. Ведомствоара электрон үзара эшләү...
    533
    0
    0
  • 12 февраль 2013 - 09:54
    Конкурска йомгак ясалды
    2012 елның 14 декабреннән агымдагы елның 18 гыйнварына кадәр кышкы каникулда балаларның куркынычсызлыгын арттыру, сулыкларда балалар катнашында бәхетсезлек очракларын кисәтү максатларында муниципаль район мәгариф учреждениеләрендә башлангыч сыйныф укучылары арасында "Бозда сак булам" балалар рәсемнәре республика конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Конкурста Кама Тамагы, Кама Тамагы татар, Затон, Иске Казиле, Тәмте, Рудник,...
    414
    0
    0
  • 12 февраль 2013 - 09:47
    Сәхнәләрдә “үсәргә” хыяллана
    Соңгы елларда район сәхнәләрендә "Йолдызлык" республика конкурсында икенче тапкыр катнашып тамашачы һәм жюри мәхәббәтен яулаган Нияз Вафин (рәсемдә). Ул Олы салтык мәктәбенең 10 сыйныфында белем ала. Әтисе Рамил оста гармунчы, әнисе җырларга ярата, гаиләдә тагын ике абыйсы да сәнгатькә гашыйклар. Тамашачы Ниязны җылы алкышлар белән кабул итте. Аңардагы буй-сын, үз-үзен...
    433
    0
    0
  • 12 февраль 2013 - 09:44
    Мин халкымның баласы, баласы – күз карасы
    Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Республикабызның халык шагыйре Фәнис Яруллинга 2013 елның 9 февралендә 75 яшь тулган булыр иде. Без, Иске Казиле урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары язучыны искә алу кичәсе уздырдык .Аның әкиятләрен, шигырьләрен укыдык, тормышына һәм иҗатына багышлап чыгарылган мультимедиа басмасы белән таныштык. Язучының балалар өчен...
    489
    0
    0
  • 12 февраль 2013 - 09:42
    Җир милекчеләре игътибарына
    Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр буенча җир мөнәсәбәтләрен көйләү мәсьәләсе муниципаль хакимият органнары өчен өстенлекле булырга тиеш. Республикабыз РФда беренчеләрдән булып Җир кодексын кабул итте һәм җирне базар әйләнешенә кертте. Җир реформасы үткәрү нәтиҗәсендә республикада 1 миллионнан артык җир участогы милекчеләре барлыкка килде. Азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүдә, шулай ук «Авыл хуҗалыгы...
    483
    0
    0
  • 12 февраль 2013 - 09:36
    Кама Тамагы районына мәдхия
    Искиткеч күренеш! Җәелеп яткан, иге-чиге күренми торган Иделебезнең бер почмагына килеп урнашкан ул безнең гүзәл Кама Тамагы! Нинди соклангыч аның сызылып аткан таңнары! Пароходларның кычкыртып узып китүләре, дулкыннарның узыша-узыша ярга килеп бәрелүләре, Лобач таулары, агачларда шатланып, җилпенә-җилпенә кошларның моңлы итеп сайраулары! Гөлләр иле, чәчәкләр иле бит ул безнең районыбыз. Ел...
    554
    0
    0
Реклама