6 февраль 2013 яңалыклары

  • 6 февраль 2013 - 05:12
    Бүләк өчен рәхмәт
    Якташыбыз, татарларның федераль милли автономиясе рәисе, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов узган елның октябрендә якташлар очрашуында авылара үзәк китапханәдә булып, китапханәгә йөрүчеләр һәм китап фонды белән кызыксынган иде. Нәтиҗәдә китапханәнең балалар бүлегенә 13 мең сумлык китаплар алынды. МЦБ директоры Ләйсән Рахманова Илдар Ирек улына укучыларга дәрестән тыш укуга кирәкле...
    423
    0
    0
  • 6 февраль 2013 - 05:08
    Бердәмлектә көч
    31 гыйнварда туган якны өйрәнү музеенда муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев катнашында сугыш һәм хезмәт ветераннарының җәмәгать оешмалары район советы пленумы булды. Пленум эшендә җәмәгать оешмалары әгъзалары - ветераннарның башлангыч оешмалары рәисләре, муниципаль берәмлек башлыклары, җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты. Пленум башланганчы кунаклар Туфан Миңнуллин музеенда булды, яңа экспозицияләр белән танышты,...
    358
    0
    0
  • 6 февраль 2013 - 05:06
    Авылның киләчәге безнең кулда
    2012 елда социаль икътисадый үсеш йомгаклары буенча муниципаль берәмлекләрдәге чираттагы гражданнар җыелышлары узган җомгада Иске Барыш һәм Келәнчедә үткәрелде. Җирлек башлыгы Илшат Җиһаншин узган елгы эшләрне санады: авыл мәдәният йортының түбәсен буяганнар, иганәче ярдәме белән "мәчет улагы" йортының идәне алыштырылган һәм чишмәне әйләндереп алганнар, укучылар өчен тукталыш павильоны куелган, ул...
    502
    0
    0
  • 6 февраль 2013 - 05:05
    Алга карап эшлиләр
    Узган шимбәдә "Олы Кариле" ААҖ базасында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Александр Сычев катнашында районның авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре һәм белгечләре өчен район семинары үткәрелде. Терлекләрне кышкы абзарларда асрау белән танышканнан соң, терлекчелек биналарын карап, терлекләрне асрау һәм ашату технологиясенә аңлатма биргәннән соң...
    411
    0
    0
  • 6 февраль 2013 - 04:46
    “Фоника Гипс” ашханәсе сәламәтлекне кайгырта
    Кайдадыр яхшы хезмәт итәр өчен кеше әйбәт тукланырга тиеш. Моны аңлап "Фоника Гипс" хезмәткәрләре бөтен иҗатын, фантазиясен һәм көчләрен кызганмый эшлиләр. Узган җомгада административ көнкүреш комплексында ашханә рәсми төстә ачылды. Ул АБК бинасында беренче катта урнашкан. Зур, якты тәрәзәләре кояшка карап тора. Иртәнге чәйгә кергән берничә кеше белән сөйләшеп утырдык....
    521
    0
    0
  • 6 февраль 2013 - 04:43
    Һөнәргә тугрылык
    Хөрмәтенә, данга лаек була Саф намуслы хезмәт кешесе. Җирдә үз урыныңны табып була Йөрәгеңне бирсәң эш өчен. Без авылыбызда яшәп тә, янәшәбездә әнә шулай эш өчен бөтен йөрәген, барлыгын биргән кешеләр турында барысын да белеп бетермибез. Олы Салтык авылында туып, ярты гомерен авылның баш хисапчысы булып хезмәт иткән авылдашыбыз Гарифуллин...
    536
    0
    0
  • 6 февраль 2013 - 04:40
    Укучылар иҗаты
    Кыш Менә салкын кыш та җитте Ияртеп бураннарын. Назлый- назлый япты җиргә Ак мамык юрганнарын. Җиргә ап-ак карлар ява Әйтерсең лә энҗе тама. Ел да шулай кабатлана. Яңа елның яңа көне Күңелләрдә уелып кала. Миләүшә Гафиятова, 8 сыйныф укучысы. Яратам мин кышның бураннарын, Тирә-юньгә ап-ак моң иңә. Оча карлар, гүя...
    503
    0
    0
  • 6 февраль 2013 - 04:34
    Биотехнология – гамәлдә
    "2009-2015 елларга Татарстан Республикасы коммуналь комплексында су үткәргеч-канализация хуҗалыгын һәм җылылык белән тәэмин итү системасын үстерү" программасы кысаларында коммуналь тармакны, шул исәптән су үткәргеч канализация хуҗалыгын финанслау күләме һәм эш юнәлешләре ачыкланды. "Чиста су" республика программасы нигезендә Кама Тамагы районы ВКХсының инвестиция ихтыяҗларының бер өлеше - 15 млн.сум акча Куйбышев...
    475
    0
    0
Реклама