29 гыйнвар 2013 яңалыклары

  • 29 гыйнвар 2013 - 09:54
    Спорт бәйрәме
    26 гыйнварда Кама Тамагы урта мәктәбе базасында муниципаль район башлыгы кубогына алкалы хоккей ярышы үткәрелде. Иң яхшылар хокукын яулау өчен Кама Тамагы, Куйбышев Затон, Олы Кариле, Олы Салтык, Иске Казиле һәм Оля Яңасала авыл җирлекләреннән алты җыелма команда катнашты. Көчле көч сынашулардан соң I урынны һәм башлык кубогын Кама Тамагы...
    585
    0
    0
  • 29 гыйнвар 2013 - 09:53
    Волонтерларга рәхмәт
    25 гыйнварда «Өмет яры» социаль приютында составына Кама Тамагы урта мәктәбе укучылары кергән, Александр Кочетков җитәкчелегендәге «Ключ» ирекле берләшмә оештырган «Йөрәгеңә колак сал!» дип исемләнгән чара үткәрелде. Укучылар сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү максатында тәмәке тарту зыяны турында тамаша, төрле конкурслар, саф һавада спорт уеннары әзерләгән. Балалар анда бик теләп...
    527
    0
    0
  • 29 гыйнвар 2013 - 09:52
    Сыра – алкогольле эчемлек
    Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» муниципальара бүлекнең «Кама Тамагы» полиция бүлекчәсе халык игътибарына шуны җиткерә: алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешен булдырмауга юнәлдерелгән оператив-кисәтү чарасы ел дәвамында үткәрелә. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү, аның әйләнешен дәүләт көйләве һәм алкоголь продукциясен куллануны чикләү турында»гы 1995...
    673
    0
    0
  • 29 гыйнвар 2013 - 09:47
    Көчле рухлылар буыныннан
    Узган пәнҗешәмбедә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев район үзәгендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хөршидә Гарифулла кызы Хәйруллина янында булды. Зөфәр Галимуллович юбилярны чын күңелдән 90 яшьлеге белән котлап, Россия Президенты Владимир Путин телеграммасын тапшырды. Шулай ук "Кама Тамагы штп" исеменнән МБ башлыгы урынбасары Нияз Камалиев изге теләкләрен җиткерде. "Сезнең...
    505
    0
    0
  • 29 гыйнвар 2013 - 09:45
    Яңа юллар авылны яшәтә
    2012 елга муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый үсеше йомгаклары буенча муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев катнашында чираттагы гражданнар җыелышы узган җомгада Варварино һәм Олы Бортас авыл җирлекләрендә үткәрелде. Шунысы шатлыклы, хәзер җыелышларда кискен, тәнкыйти мәсьәләләр күтәрелми, чөнки алдагы җыелышларда күтәрелгән күп кенә проблемалар, шул исәптән юллар төзелеше, су кертү кебек капиталь салымнар...
    629
    0
    0
  • 29 гыйнвар 2013 - 09:44
    Балалар бакчасы өчен түләү артты
    «Мәгариф турында» 1992 елның 10 июлендәге 3266-1нче Россия Федерациясе Законының 41 маддәсе 4 пункты, «Россия Федерациясендщ җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында»гы 2003 елның 6 октябрендәге 131нче Федераль законның 15 маддәсе 1 бүлеге 11 пункты, «Татарстан Республикасында мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениеләрен финанслау нормативларын кертү турында» 2008 елның 30 апрелендәге Татарстар...
    536
    0
    0
  • 29 гыйнвар 2013 - 09:34
    Акция үткәрелде
    Полиция участок уполномоченныйлары имиджын арттыру һәм аларның позитив образын формалаштыру, аларга карата халыкның ышанычын тәэмин итү максатында муниципаль районда гражданнарның яшәү урыны буенча хокук тәртибен бозуларны кисәтү һәм юл куймау буенча «Таныш булыйк!» дип исемләнгән акция үткәрелде. Ул 2012 елның 20 декабреннән 20 гыйнварга кадәр булды. Акция вакытында социаль алдау...
    613
    0
    0
  • 29 гыйнвар 2013 - 09:32
    Финалда катнаштылар
    Узган атнада 5-6 сыйныф укучылары җыелма командасы Яр Чаллыда үткәрелгән «Мәктәптә мини-футбол» Бөтенроссия проектының республика финалында катнашты. - Ярышларда Казан, Яр Чаллы, Әгерҗе һәм Кама Тамагыннан җиде команда катнашты, - ди Затон урта мәктәбе директоры Александр Сорокин. - Киеренке көрәштә футболчыларыбыз пенальти да гына оттырып, III урынны алды. Командага финалда...
    600
    0
    0
  • 29 гыйнвар 2013 - 09:24
    Роберт истәлегенә турнир
    Узган җомгада "Акчарлак" сәламәтләндерү комплексында Кама Тамагы татар урта мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Роберт Хәйруллин истәлегенә багышлап волейбол турниры үткәрелде. Ул хезмәттәшләре һәм элеккеге укучылары идеясы белән оештырылган. Роберт Фәйзрахман улы волейбол буенча оештырылган ирләр командасында район турнирларында 15 ел катнашкан, берүк вакытта укучыларын да турнирларда катнашырга әзерләгән, ул укучылар...
    644
    0
    0
  • 29 гыйнвар 2013 - 09:14
    Бу мөбарәк бәйрәм көн
    24 гыйнвар көне район мәдәният йортында күпсанлы мөселман кардәшләребез, чакырылган кунаклар, районда үткәрелгән мөнәҗәтләр әйтү конкурсында җиңүчеләр катнашында Мәүлид кичәсе булып узды. Бу дөньяда һәр эш-гамәл Аллаһының рәхмәте белән башкарыла. Изге китапта Раббыбызның рәхмәтеннән башка агачтан яфрак та төшмәс, диелә. Хакимият башлыгы Зөфәр Гарәфиевның бәйрәмне үткәрү тәкъдиме белән чыгуы, оештыручылар-...
    720
    0
    0
  • 29 гыйнвар 2013 - 09:02
    Эчсәң чәй – күңелдә җәй
    Без көндәлек тормышыбызны чөйсез күз алдына да китерә алмыйбыз. Ә менә барыбыз да яраткан тәмле, хуш исле һәм файдалы бу эчемлекнең килеп чыгу, аны куллана башлау тарихы турында күпләребез хәбәрдар түгел. Кама Тамагы татар урта мәктәбендә (оештыручы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлгенә Вәлиева) нәкъ менә бу кызыклы темага багышлап...
    746
    0
    0
  • 29 гыйнвар 2013 - 07:31
    Халык мәнфәгатендә
    Узган атнада ТР Президенты йөкләмәсе белән коррупциягә каршы тору мәсьәләсе буенча республика эксперт комиссиясе тарафыннан коррупциягә каршы чараларны тормышка ашыруда безнең районга практик ярдәм күрсәтү эше үткәрелде. Аның кысаларында 24 гыйнварда "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итүендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты рәисе...
    483
    0
    0
Реклама