2012 елга муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый үсеше йомгаклары буенча муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев катнашында чираттагы гражданнар җыелышы узган җомгада Варварино һәм Олы Бортас авыл җирлекләрендә үткәрелде.
Шунысы шатлыклы, хәзер җыелышларда кискен, тәнкыйти мәсьәләләр күтәрелми, чөнки алдагы җыелышларда күтәрелгән күп кенә проблемалар, шул исәптән юллар төзелеше, су кертү кебек капиталь салымнар...