Шатлык-сөенечләре, борчу-шатлыклары белән тагын бер ел артта калды. Якты өметләр, яңа планнар белән яңа елга атлап кердек.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре яңа ел каникуллары көннәрендә дә эштә, халыкка хезмәт күрсәтү белән мәшгуль булды. Район үзәгенең агрошәһәрчек микрорайонында, Южная Околица, Комаров һәм Гагарин урамнарында билгеләнгән график буенча Чыршы бәйрәмнәрен күңелле, оешкан...