3 декабрьдә Кама Тамагы татар урта мәктәбендә инвалидлар ункөнлеге уңаеннан хәйрия ярминкәсе үткәрелде.
Залда талгын музыка уйный. Укучылар төркем- төркем җыелып үзара сөйләшәләр. Кемдер сата, кемдер ала, ярминкә икәнлеге әллә каян күренеп тора. Якынрак килсәң, өстәл өстендәге тәм-томга исең китәр! Укучылар әти-әниләре, дәү әниләре ярдәме белән чигелгән, тегелгән, бәйләнгән, үрелгән...