Идел таңнары
  • Рус Тат
  • 4 декабрь 2012 яңалыклары

    • 4 декабрь 2012 - 09:25
      Гражданнар кабул ителә
      Районыбызда балалар хокукын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау темасы һәм башка мәсьәләләр буенча расланган график нигезендә Татарстан Республикасында бала хокукы буенча уполномоченный Гүзәл Удачина һәм Татарстан Республикасы прокуроры Кафил Әмировның гражданнарны уртак кабул итүе планлаштырылды. Гражданнар 6 декабрьдә сәгать 10да түбәндәге адрес буенча «Авылара үзәк китапханә» МУК бинасында кабул ителә: Кама...
      121
      0
      0
    • 4 декабрь 2012 - 09:25
      Җиңүчеләрне котлап
      6 декабрьдә Казан Кремлендә урта гомумбелем бирү мәктәпләре укучыларының «Илемнең киләчәге минем кулларда», «Коррупциягә юк дип әйтик!» дип исемләнгән иншаларның республика конкурсында җиңүчеләрне котлау була. Районыбыздан әлеге тантанага Затон урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Владислав Козин (җитәкчесе - рус теле һәм әдәбияты укытучысы Марина Кулагина) һәм Иске Казиле урта мәктәбенең...
      182
      0
      0
    • 4 декабрь 2012 - 09:23
      Счет ачтыңмы, Пенсия фондына хәбәр ит
      Агымдагы елның гыйнварыннан 212нче Федераль законның 28 маддәсе 3 пункты 1 подпункты нигезендә иминләү взносы тәүләүчеләр банкта счет ачу турында җиде көн дәвамында андый счетларны ачу (яки ябу) турында хәбәр итәргә кирәклекне һәркем дә белми. Шәхси эшмәкәрләр үз эшчәнлекләрендә кулланылучы банктагы счетлары турында иминләү взнослары түләүгә контрольлек итүче органга хәбәр...
      153
      0
      0
    • 4 декабрь 2012 - 09:22
      Ашыгыч ярдәм юлда
      Салкын көннәр җиткәч сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булырга, профилактика чараларын вакытында үткәрергә кирәк. Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме йөрәк-кан тамырлары авырулары чакыруы буенча 20, ОРВИ белән авыручыларга 12 тапкыр ярдәмгә ашыккан.
      212
      0
      0
    • 4 декабрь 2012 - 09:21
      Донор көне
      11 декабрьдә үзәк район сырхауханәсендә Донор көне үткәрелә. Әлеге әһәмиятле һәм кирәкле акциядә катнашырга теләүчеләргә табиблар кан биргәнче бер тәүлек алдан спиртлы эчемлекләр кулланмаска һәм кичке сәгать 6дан соң ашамаска тәкъдим итә. Кан тапшырырга килгәндә үзең белән паспорт булырга тиеш. Акция cәгать 9да башлана.
      121
      0
      0
    • 4 декабрь 2012 - 09:18
      Сыер савучылар эш күрсәткече
      Район авыл хуҗалыгы берләшмәләре терлекчеләре малларны кышкы абзарларда асрау шартларында эшләвен дәвам итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, «олы Кариле» ААҖда 8,6 килограмм һәм «Кама Тамагы» авыл хуҗалыгы предприятиесендә кичәге көнгә бер сыердан уртача 8,3 кг сөт савып алганнар, соңгысында бу 0,2 кг.га артык. Ленин...
      105
      0
      0
    • 4 декабрь 2012 - 07:42
      Киләчәккә юл
      Соңгы елларда районда зур масштабларда юл төзелеше алып барыла. Аның нәтиҗәсендә Казан, Апас һәм Тәтеш юнәлешендәге юллар асфальт-бетон өслекле һәм елның теләсә кайсы вакытында, теләсә нинди һава шартларында барасы килгән җиргә тоткарлыкларсыз барырга мөмкин. Узган атнада юл хуҗалыгының яңа дүрт объекты: җомга көн - «Татавтодор» ААҖ Апас филиалы төзегән Мордва...
      156
      0
      0
    • 4 декабрь 2012 - 07:40
      Ана сертификаты тапшырылды
      30 ноябрьдә МР башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә ана капиталына сертификат тапшыру буенча чираттагы тантаналы чара үткәрелде. Бу көнне икенче һәм өченче балалары туган аналарга сертификат тапшырылды. Алты әни: Кирельскидан Галина Миңневәлиева, Куйбышев Затоннан Анна Черникова, Кама Тамагыннан Рузалия Нигъмәтуллина, Миләүшә Хәбибуллова, Алинә Фәйзуллина һәм Алинә Закирова сертификат ияләре булды. ЗАГС...
      171
      0
      0
    • 4 декабрь 2012 - 07:39
      Программа тәэминаты
      Эчке эшләр министрлыгы эшчәнлегенә объектив бәя формалаштыру тармагында килештерелгән сәясәтне гамәлгә ашыру максатында ТРда ЭЭМ ЮХИДИ Идарәсе автомототранспортны теркәү өчен очраклы саннар законы буенча билгеләрне дәүләт теркәве функциясен күздә тоткан программа тәэминаты эшләнде һәм кертелде. Программа тәэминаты кеше факторы һәм теркәү гамәлләрен башкарганда коррупцияне булдырмауга мөмкинлек бирә.
      153
      0
      0
    • 4 декабрь 2012 - 07:38
      Балаларны хәмердән саклыйк!
      Татарстанда алкоголь белән агуланучы балалар саны арта. Алкоголизм диагнозы 12 яшүсмергә куелган. Кисәтү исәбендә торучылар саны 30 тапкыр арткан. Ә чынлыкта бу сан тагын да күбрәк булырга мөмкин. Белгечләр фикере буенча, баланы "яшел еланнан" аралау чарасы никадәр күбрәк булса, шул кадәр яхшырак. Агымдагы елда республикада 14 яшькә җитмәгән 29 бала...
      125
      0
      0
    • 4 декабрь 2012 - 07:33
      Мөмкинлеге чикләнгән кешеләр игътибар үзәгендә
      Узган атнада ТР Министрлар Кабинетының утырышлар залында "Аерым категория гражданнарны социаль яклау чаралары" темасына видеоконференция режимында брифинг үткәрелде. анда Казан шәһәрендә тармак эшчәнлеген оештыру буенча Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова, Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов, шулай ук Татарстан...
      150
      0
      0
    • 4 декабрь 2012 - 07:32
      Үз хокукыгызны якларга курыкмагыз
      Авыру дәвалану сыйфатыннан канәгать булмаса, кайда мөрәҗәгать итәргә? Бу сорауга Буада «Татарстан Республикасы мәҗбүри медицина иминләве төбәк фонды» дәүләт учреждениесе филиалы директоры Илсур Гарипов җавап бирә. - Әгәр сез дәвалау вакыты һәм нәтиҗәсеннән канәгать түгел яки аның сәламәтлегегезгә зыян салды дип саныйсыз икән, сезгә мәҗбүри медицина полисы биргән медицина иминләү...
      139
      0
      0
    • 4 декабрь 2012 - 07:31
      Бакча мөдирләре киңәшмәсе
      Күптән түгел «Салават күпере» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениесе мөдирләренең «Мәктәпкәчә яшьтәге белем бирүне яңартуда мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану» темасына киңәшмә үткәрелде. Иң элек ИМЦ МБУ методисты Гөлназ Мингазиева бакча мөдирләрен киңәшмә программасы белән таныштырды. Аннары методист Елена Боброва «Укыту-тәрбия процессында мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне куллану алымнары һәм формалары» проблемасы буенча чыгыш...
      138
      0
      0
    • 4 декабрь 2012 - 07:30
      Ел буе Әниләр бәйрәме булсын
      Әни... Бу сүзне ишетүгә, күз алдына дөньядагы иң изге, иң киң күңелле кеше килеп баса. Безнең телләребез дә бит "әни" диеп ачыла. Безнең өчен әнидән дә якын кеше, дус юк. Әни синең бер сереңне дә кешегә сөйләми. Ул һәрвакыт сиңа ярдәм кулы сузарга әзер. Әниләргә багышлап шигырьләр, әсәрләр язмаган бер...
      138
      0
      0
    • 4 декабрь 2012 - 07:25
      Орчык бәйрәме
      Кече Салтык мәдәният йортында күптән түгел «Орчык бәйрәме» уздырылды. Чараны китапханәче Сабирова Рәсимә ачып җибәрде. Кичәдә орчык турында табышмаклар, мәкальләр әйтелде. Бәйрәмдә Зәйнәп Галиева, Дилбәр Хәмидуллина, Гөлшат Сабирова, Гөлфия Айсина, Айсылу Айтуганова, Флюра Батталова катнашты. Алар үз куллары белән бәйләгән-чиккән эшләрен алып килгәннәр иде. Тамашачылар аны сокланып карады. Аннары сәхнәдә...
      232
      0
      0
    Реклама