20 ноябрь 2012 яңалыклары

  • 20 ноябрь 2012 - 11:02
    «Бердәм Россия» конференциясе
    Узган атнада «Бердәм Россия» сәяси партиясе җирле бүлегенең XX партконференциясе булды. Аның эшендә җирле ячейка делегатлары һәм партиянең төбәк бүлекчәсе әгъзасы Ольга Калашникова катнашты. Секретарь урынбасары Рөстәм гыйлметдинов башкарылган эшкә отчет ясады, җитәкче органнар сайланды, җирле бүлек секретаре итеп Зөфәр Гарәфиев билгеләнде.
    481
    0
    0
  • 20 ноябрь 2012 - 10:55
    Һәлакәтләрсез
    Кама Тамагы ЦРБ ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган атнада фельдшерлар ОРВИ белән 5 һәм йөрәк-кан тамыры авырулары белән ике очракны теркәгән. Узган атнада экстерн хезмәтләр, шул исәптән ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәткәрләре дә барырга тиеш булган юл-транспорт һәлакәтләре булмаган.
    444
    0
    0
  • 20 ноябрь 2012 - 10:54
    Түгәрәк өстәл
    Декабрь башында районда түгәрәк өстәл утырышы була. Анда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм мәҗбүри медицина иминләве фонды иминләү компанияләре вәкилләре катнаша. Теләге булган һәркем түгәрәк өстәл эшендә катнашып, иминләнгән затларның хокукын яклау буенча үзен кызыксындырган сорауны бирә ала.Утырышны үткәрүнең төгәл көнен «Акбарс мед» иминләү компаниясе вәкиллегендә һәм «Идел таңнары» («Волжские...
    407
    0
    0
  • 20 ноябрь 2012 - 10:52
    Терлекчеләр ничек эшли?
    Район авыл хуҗалыгы берләшмәләре терлекчеләре малларны кышкы абзарларда асрау шартларында эшләвен дәвам итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, «Олы Кариле» ААҖда кичәге көнгә бер сыердан уртача 8,7 кг сөт савып алганнар, «Кама Тамагы» авыл хуҗалыгы предприятиесендә 8,3 кг, узган елгыдан 0,2 кг.га артык. Ленин исемендәге...
    418
    0
    0
  • 20 ноябрь 2012 - 10:50
    Техниканы эшкә әзерлибез
    Районның барлык авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә киләсе елгы кыр эшләрендә катнашачак техника һәм авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау эше бара. Тулаем район буенча СЗ-3,6; СЗП-3,6; СЗТ-3,6 маркалы 97 чәчкечне ремонтлыйсы бар. Моннан тыш, КПС-4 маркалы 79 культиватор һәм 2599 тырма төзекләндерәсе була. Кичәге көнгә 39 чәчкеч, 52 культиватор һәм 1458 тырма ремонтланган....
    460
    0
    0
  • 20 ноябрь 2012 - 10:50
    Спартакиада дәвам итә
    ТР авыл районнары арасында спартакиада дәвам итә. 16-17 ноябрьдә Арчада Татарстан Республикасының «Сәламәтлек» IX авыл спартакиадасы кысаларында авыл районнары ир-егетләре командалары арасында баскетбол буенча ТР чемпионаты үткәрелде. Анда районыбыз җыелма командасы да катнашты. Ярышларда республиканың 18 җыелма командасы катнашты. Безнең команда беренче әйләнештә Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнары җыелма...
    600
    0
    0
  • 20 ноябрь 2012 - 10:38
    Һәр оешманың йөрәге
    Кешене уйларга һәм эшләргә мәҗбүр итеп йөрәкнең организмдагы кан тамырларыннан канны кууы кебек бухгалтерия дә коллективтагы һәр кешене эшләргә мәҗбүр итеп финансларны кирәкле юнәлештә күчерә һәм аларның вакытында эшләвен күзәтеп тора. Зөһрә Сафина 35 ел элек мәктәпне тәмамлаганнан соң хисапчы белгечлеген сайлап эшли башлый. Тәтеш районында бер ел эшләгәннән соң...
    472
    0
    0
  • 20 ноябрь 2012 - 10:37
    Балалар хокукын яклап
    20 ноябрьдә Бөтендөнья бала көне билгеләп үтелә. Бу көнне БМО ассамблеясе 1959 елда бала хокукы декларациясен кабул итә. Хәзер балалар хокукын яклау, аларның физик һәм психик сәламәтлеген саклау, иҗади үстерү өчен күп нәрсә эшләнә. Әмма бүген балаларның күбесе дискриминациягә, көчләүгә дучар ителә, күп кенә гаиләләр баланы кирәкле дәрәҗәдә тәэмин итәргә...
    534
    0
    0
  • 20 ноябрь 2012 - 10:35
    Шәфкатьлелек янәшәдә
    Узган гасырның җитмешенче елларында «Матурлыкны еллар алып китсә дә, шәфкатьлелек кала...» дигән сүзләр булган җыр бар иде. бу чыннан да шулай. Әгәр кеше ачык йөзле икән, тормыш авырлыкларына карамастан, ул һәрвакыт шундый булып кала. Бер очрак моңа инанырга ярдәм итте. Район үзәгендә иҗтимагый оешма вәкилләре каты авырып киткән ханымга акча...
    472
    0
    0
  • 20 ноябрь 2012 - 10:31
    Корбан мәҗлесе
    Узган җомгада КЦСОН "Богородский рай"да Россия пенсионерлары союзының Кама Тамагы бүлекчәсе җитәкчесе Фәүзия Иванова пенсия идарәсе белән берлектә Корбан гаетенә багышлап мәҗлес оештырды. Әлеге чарага 30дан артык әби-апалар җыелган иде. Остабикәләр Нурания апа Исмәгыйлева, Мөнирә апа Хәлилуллина вәгазь сөйләде. Коръәннән сүрәләр укыды. Мондый мәҗлесләр матур гадәткә кереп бара, алар динебез,...
    772
    0
    0
  • 20 ноябрь 2012 - 10:28
    Күңелсез хәлләр
    12-18 ноябрьдә район эчке эшләр бүлегенә хокук тәртибен төрлечә бозулар турында 34 гариза керде. Шуларның икесе каракларның гражданнарның тир түгеп тапкан акчаларын ничек үз кесәләренә салуларын күрсәтә. Әлеге мисаллар һәркем өчен сабак булсын. 13 ноябрьдә Олы кариледә яшәүче спорт чалбары кесәсеннән 7000 сум акчасын урлаулары хакында хәбәр итә, бу хәл...
    0
    0
    0
  • 20 ноябрь 2012 - 10:27
    Тарихны онытмаска иде
    (Дәвамы) Армияга китүчеләрнең кире авылга кайтырга дигән уйлары юк. Ниһаять, миңа да шундый кәгазь тапшырдылар. Армиягә китәргә бер атна вакыт бирелгән. Дөресен генә әйткәндә мин моңа шатландым. Димәк, мин коллыктан азат ителәм, алда мине нинди тормыш көтә, анысы мәгълүм түгел. Әмма бу соңгы дәрәҗәгә барып җиткән тормыштан да начар булмастыр...
    2
    0
    0
  • 20 ноябрь 2012 - 10:19
    Тормышны бар яклы күрү
    22 ноябрьдә Россиядә психолог көне билгеләп үтелә. бу көн чираттагы тапкыр кешеләргә психолог һөнәренең әһәмияте турында искә төшерә, чөнки кешенең психологик сәламәтлеге физик сәламәтлек белән бер тиңдә тора. «Салават күпере» балалар бакчасы педагог-психологы Лилия Тимергалиева үз һөнәрен аңлы рәвештә сайлый һәм очраклы гына түгел. Мәктәптә укыган елларда ук аны кешенең...
    567
    0
    0
Реклама