Идел таңнары
  • Рус Тат
  • 16 август 2012 яңалыклары

    • 16 август 2012 - 10:14
      Орлыкларны дөрес саклау - югары уңышның нигезе
      Орлыкчылык, авыл хуҗалыгы производствосында махсус тармак буларак, продукциянең уңышын һәм сыйфатын арттыруда, илне азык-төлек белән тәэмин итүдә әһәмиятле роль уйный. Нәтиҗәдә, Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсе белгечләре авыл хуҗалыгы предприятиеләрен тикшергәндә орлыкчылык өлкәсендә закон таләпләрен саклау мәсьәләсенә зур игътибар бирә. Тикшерү материалларыннан күренгәнчә, хуҗалыкларда орлык материалларны әзерләнмәгән орлык саклагычларда саклау...
    • 16 август 2012 - 10:11
      Гыйлем эстәү – фарыз гамәл
      Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с. г. в) үзенең бер хәдисендә "Кытайга барып булса да белем алыгыз"дигән.
    • 16 август 2012 - 10:09
      Берничә юл белән
      4 августтан 10 августка кадәр Кама Тамагы полиция бүлекчәсенә җинаятьләр һәм һәлакәтләр турында 42 гариза кергән. Менә аларның кайберләре: 6 августта Кама Тамагы штпда яшәүче дача йортыннан милкен урлаучыларны җинаять җаваплылыгына тартуны үтенеп гариза китерде. 7 августта шулай ук Кама Тамагы штпда яшәүче йорт ишек алдыннан 4 рам бал һәм...
    • 16 август 2012 - 10:07
      Тиздән белем көне
      1 сентябрьдә районның барлык мәктәпләрендә 1640 укучы өчен бәйрәм кыңгыравы шалтыраячак. Бу көнне 1 сыйныфка 126 малай һәм кыз бара. Яңа уку елы уңаеннан тантаналы линейкада балаларны район учреждение һәм оешма җитәкчеләре котлаячак.
    • 16 август 2012 - 10:06
      Автоледи-1012
      Автомашина руле артына утыручы хатын-кызлар саны артканнан арта бара. Ел саен үткәрелүче "Автоледи" бәйгесендә аларның машина йөртү осталыгы күренә. Быел 24 августта Казан шәһәрендә "Автоледи" республика конкурсында катнашырга теләүче хатын-кызларга Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Югары Ослан муниципаль районара бүлегенең Кама Тамагы ЮХИДИ бүлекчәсенә заявка бирергә кирәк. Мөмкинлекләрегезне ычкындырмагыз! Бәйгедә...
    • 16 август 2012 - 10:01
      Бурычны вакытында түләргә кирәк
      15 августта суд приставларының Кама Тамагы бүлеге хезмәткәрләре районның торак пунктларында яшәүче гражданнардан бурычларын түләттерү буенча урыннарда булдылар, аерым алганда, Атабай, Каратал, Иске Казиле авылларында.
    • 16 август 2012 - 09:58
      Эшсезлектән чыгу юлы
      1 августка мәшгульлек үзәгендә 115 кеше эшсез дип табылды. Алар һәм эшләрен алыштырырга теләүчеләр өчен 9 августта район мәдәният йортында "вакансияләр ярминкәсе" оештырылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәшгульлек үзәге булачак акция турында халыкка мәгълүмат бирү планында яхшы эшләгән. Район мәдәният йортына эш эзләп 100дән артык кеше килгән иде. Эш...
    • 16 август 2012 - 09:57
      Кыр вахтасы
      Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, кичәге көнгә игеннәр 23853 гектар мәйданнардан җыеп алынган, бу планның 87 процентын тәшкил итә. Кичәге көнгә тулаем район буенча игеннәр 1319 гектардан җыеп алынган. Ленин исемендәге хуҗалыкта 96 процет, «Кама Тамагы» АХПда 87, «Олы Кариле» ААҖда 50 процентында җыеп алынган, крестьян-...
    • 16 август 2012 - 09:55
      Кайда күпме сөт савыла?
      Савым көтүен җәйләүләрдә асрау дәвам итә. Арзан азыкларда мөмкин булганча күбрәк продукция алып калырга тырышырга кирәк, һава шартларына бәйле рәвештә якынча тагын бер ай калып бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, бер сыердан уртача көнлек иң югары савым - Ленин исемендәге хуҗалыкта -12.2 килограмм, бу...
    • 16 август 2012 - 09:54
      Бәйрәмнәрдә дүрт көн ял
      Быел Ураза бәйрәме 19 август- якшәмбегә туры килә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы Указны имзалады. Якшәмбе- болай да ял көне булганга, 19 август ялы дүшәмбегә - 20 августка күчерелә. Моннан тыш, август ахырында Республика көне билгеләп үтелә. Нәтиҗәдә, җәйнең соңгы аенда Татарстан халкы 18-20 август һәм 30 август көннәрендә...
    • 16 август 2012 - 09:54
      Ураза гаете
      Ураза гаете бәйрәме уңаеннан район мәчетләрендә бәйрәм намазы 19 августта иртәнге сәгать 6.00да башлана. Шулай ук имам-хатыйблар бәйрәм вәгазьләре дә сөйләячәк.
    • 16 август 2012 - 09:53
      Азык-төлек кәрҗине
      Июль ахырында Россиядә туклану продуктларының минималь җыелмасы күләме айга 2658,4сум тәшкил итә. Июль аенда ул 2,1 процентка, ел башыннан 9,9 процентка артты. Безнең республикада туклану кәрҗине бәясе 3 мең сумнан артыграк.
    • 16 август 2012 - 09:52
      Балалар ялы
      Районнан 5 укучы яңа уку елы алдыннан 15 августтан башлап 21 көн дәвамында Яшел Үзән шәһәренең "Дельфин» шифаханәсендә үз сәламәтлекләрен ныгытачак. Юллама күп балалы, тулы булмаган һәм аз тәэмин ителгән гаиләдә тәрбияләнүче балаларга бирелде.
    • 16 август 2012 - 09:49
      11 дән соң өйдә утыр
      Татарстанда 2010 елда балалар һәм яшьүсмерләр өчен "комендант сәгате" кертелгән иде. Балаларга җәй көне өлкәннәрдән башка төнге сәгать 11.00дән, кышын кичке сәгать 10.00нан соң үзләре генә урамда йөрергә ярамый. Агымдагы елның 6 аенда "Кама Тамагы" полиция бүлеге полицейскийлары 21 яшүсмерне тоткарлаган, аларның ата-аналарына 500дән 1000 сумга кадәр штраф түләргә туры...
    • 16 август 2012 - 09:47
      Комбайнчылар бүләкләнде
      Быелгы уракта район комбайнчылары яхшы эшли һәм без алар белән район газетасында даими таныштырып барабыз. 9 августтан 13 августка кадәр ашлык суктыруда иң яхшы дип табылган комбайнчылар алдагы өчлек, бары күрсәткечләр генә төрлечә. Узган чәршәмбедә районның күчмә флагы "Кама Тамагы" АХПның Сөйки бүлекчәсеннән Виталий Григорьевка тапшырылды. Ул шартлы комбайнга күчергәндә...
    Реклама