Татарстанда фатир алып, соципотека программасында катнашучылар хәзер аларны милеккә рәсмиләштерә ала.
Элек бу ТР Дәүләт торак фонды белән тулы исәп-хисап ясаганнан соң гына мөмкин иде. Үзгәртелгән шартлар ипотека алучыларга, беренчедән, салым чигерүләренә, икенчедән, ана капиталын ДТФ алдындагы бурычын капларга мөмкинлек бирә.