Идел таңнары
  • Рус Тат
  • 31 июль 2012 яңалыклары

    • 31 июль 2012 - 09:20
      Казанда яшәп, район тарихын өйрәнәләр
      Анападан кайткан укучыларны вокзалда каршыладык. Анапага алар Бөтенроссия конференциясендә катнашу өчен барганнар. Конференциянең исеме - "Яшьлек һәм фән". Бик уңышлы булган барулары: призлы урыннар, Мактау кәгазьләре, бүләкләр.
    • 31 июль 2012 - 09:18
      Җинаятьчел ваемсызлык
      25 июльдә Кайбыч районының кушкүл авылында фаҗига булды. Авыл кырыендагы ясалма сулыкта ике бала батып үлә. Сулыкны авыл халкы каз һәм үрдәкләр йөртү өчен кулланган. Сабый балалар анда ничек барып эләккән соң? Бу сорауга өлкәннәр - батып үлгән балаларның ата-аналары җавап бирергә тиеш. Андый сулыклар күп кенә авыл һәм поселокларның...
    • 31 июль 2012 - 09:17
      Футбол кырында
      Узган ялда Куйбышев Затонның "Водник" стадионында беренче лигада футбол буенча республика беренчелегенә төркем этабының икенче туры үткәрелде. Ярышларның бернче көнендә безнең футболчылар Яшел Үзән районының Васильево футболчыларын 4:1 исәбе белән отты, икенче көнне Буа җыелма командасы белән 1:0 исәбенә, Тәтеш командасы белән 0:0 исәбенә уйнадылар. Кызганычка каршы, беренче турда очколар...
    • 31 июль 2012 - 09:13
      Йортың котлы булсын, ветеран!
      Узган җомгада Красновидовода МР башкарма комитет җитәкчесе Илдар Рамазанов Бөек Ватан сугышы ветераны Анастасия Утеевага тантаналы шартларда яңа йортка ачкыч тапшырды.
    • 31 июль 2012 - 09:13
      Кайда күпме сөт савыла?
      Савым көтүен җәйләүләрдә асрау дәвам итә. Арзан азыкларда мөмкин булганча күбрәк продукция алып калырга тырышырга кирәк. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, бер сыердан уртача көнлек иң югары савым - 14,2 килограмм Ленин исемендәге хуҗалыкта, бу узган ел белән чагыштырганда 4,2 килограммга артык. «Кама Тамагы» АХПда...
    • 31 июль 2012 - 09:12
      Терлек азыгы әзерләү
      Район авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә терлек азыгы әзерләү дәвам итә. 12895 гектар күпьеллык һәм берьеллык үләннәрнең бүгенге көнгә 12591 гектары чаптырылган, бу 98 процент тәшкил итә. 6582 тонна печән әзерләнгән, 38490 тонна сенаж салынган. Шулардан «Кама Тамагы» АПХсында шартлы бер баш терлеккә 17,3, Ленин исемендәге хуҗалыкта - 11,7, «Олы Кариле» ОООда...
    • 31 июль 2012 - 09:11
      Яшүсмерләр белән эшләү
      1-15 августта районда «Яшүсмер - гаилә» республика кисәтү операциясе үткәрелә. Аның максаты - социаль-авыр хәлдә калучы балаларны ачыклау һәм аларга хокукый, психологик һәм башка төр ярдәм күрсәтү.
    • 31 июль 2012 - 09:10
      Агитбригада юлда
      2012 ел уңышын җыеп алу чорына район мәдәният йортында агитбригада оештырылды. Ул билгеләнгән график нигезендә барлык хуҗалыкларда да игенчеләр каршында чыгыш ясаячак. Авыл мәдәният йорты агитбригадалары да басуларга мәдәни программа белән чыгачак.
    • 31 июль 2012 - 09:10
      Салым турында белү
      Хәзер Татарстанда яшәүчеләр салым турындагы хәбәрне электрон төрдә алачак. Салым хезмәтенең www.r16.nalog.ru сайтында «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисы эшли. Үзеңә шәхси кабинет ачып, аның аша салымчылардан үзегездә булган салым түләү объекты, исәпләнгән һәм түләнгән салым, бурычыгыз һәм артык түләү турында барлык мәгълүматны белә аласыз.
    • 31 июль 2012 - 09:07
      Экспонатлар җыела
      Районның туган якны өйрәнү музее Кама Тамагы штпда ачылачак Туфан Миңнуллин музеена экспонатлар җыюны дәвам итә. Олы Салтыктан Миләүшә Галәвиева музейга 1965 елның 3 ноябрендә автор үзе кул куйган «Дуслык хакына» дип исемләнгән хикәяләр җыентыгын тапшырды. Китап язучы тарафыннан Миләүшә ханымның әнисе - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Разыя Гайфуллинага...
    • 31 июль 2012 - 09:07
      Акция старт алды
      Беренче августтан Яр Чаллыда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе старт ала. Безнең районда акция беренче сентябрь якынлашканда башлана. Бүген ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә булган укучылар исемлеге төзелә.
    • 31 июль 2012 - 09:05
      Җавап биреләчәк
      Район прокуратурасы кирәкле юридик белемне җиткерүнең төрле формаларын кулланып, халыкка хокукый мәгълүмат җиткерү белән даими шәгыльләнә. Теләге булган һәркем шәхсән яки телефон аша мөрәҗәгать итә һәм «Идел таңнары» («волжские зори») газетасы аша агымдагы елның августыннан башлап үзен кызыксындырган сорауга җавапны «Прокурор аңлатма бирә» рубрикасында квалификацияле җавап ала алачак.
    • 31 июль 2012 - 09:01
      Уракта
      Район кырларында авыл эшчәннәре бар көченә эшкә кереште.
    Реклама