Идел таңнары
  • Рус Тат
  • 24 июль 2012 яңалыклары

    • 24 июль 2012 - 07:26
      Германия истәлекләре
      Дәвамы Без немец дусларда кунакта Без немец дусларыбызга кунакка барабыз, димәк, алар белән якыннанрак, гаилә традицияләре белән танышып, сувенирларыбызны тапшыра алачакбыз. Төркемнәргә бүлендек, Никита белән мин Фабианга кунакка киттек. Шәһәр үзәгеннән безне аның әтисе килеп алды.машинада барганда әтисе белән сөйләшеп бардык, ул русча яхшы белә икән, бу безнең өчен күңелле...
    • 24 июль 2012 - 07:25
      Ураза башланды
      Мөхтәрәм дин кардәшләрем, Рамазан ае килеп җитте. Аллаһ сөбханәкә вә Тагәлә Коръән-Кәримендә әйтте: «И, иман китергән бәндәләрем, сәламәт, гайрәтле, көчле, куәтле, акыллы хәлегездә Рамазан аена ирешсәгез, ураза тотыгыз». Карагыз, монда милләтләрне дә аермады, ә бары тик иман китереп, мөселман булган кешеләргә эндәште! Пәйгамбәребез галәйхиссәлам мөбарәк хәдисендә әйтте: «Рамазан аенда ураза...
    • 24 июль 2012 - 07:22
      Хәтердә озак сакланыр
      19 июль көнне Россия куркынычсызлык советы секретаре урынбасары Рәшит Нургалиев һәм муниципль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев "Булгария" теплоходында һәлак булучылар истәлегенә төзелгән мемориалга чәчәкләр салды. Аннан соң мәчет һәм чиркәүдә булдылар.
    • 24 июль 2012 - 07:17
      Йорт яны - чәчәктә
      Узган җомгада Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча пенсия фонды идарәсе һәм «Россия пенсионерлар союзы» район бүлеге оештырган "Пенсионерның йорт яны участогы" конкурсына йомгаклар ясалды.
    • 24 июль 2012 - 07:16
      Сәламәтлек проекты
      Узган чәршәмбедә тр Мәдәният министрлыгында "Сәламәтлек" проектын тормышка ашыру нәтиҗәләре" мәсьәләсенең "Татарстан Республикасында 2012 елның беренче яртысында ВИЧ-инфекция, В һәи С гепатитларын кисәтү, ВИЧ авыруларын ачыклау һәм дәвалау" бүлеге буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрелде. Аны ТР Министрлар Кабинеты аппаратының сәламәтлек саклау бүлеге җитәкчесе Борис Менделевич алып барды. Беренче ярты еллык...
    • 24 июль 2012 - 07:14
      Кыр вахтасы
      Район авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә бөртекле культураларны урып-җыю дәвам итә. Кичәге көнгә тулаем район буенча 27277 гектар игеннең 1026 гектарындагысы суктырылган. «Кама Тамагы» АХПда 1077 тонна арыш һәм 602 тонна борчак, Ленин исемендәге хуҗалыкта 131 тонна арыш суктырылган. Район буенча арыш гектарыннан уртача 18, борчак 17 центнер уңыш бирә.
    • 24 июль 2012 - 07:13
      Кайда күпме сөт савыла?
      Савым көтүен җәйләүләрдә асрау дәвам итә. Арзан азыкларда мөмкин булганча күбрәк продукция алып калырга тырышырга кирәк. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, бер сыердан уртача көнлек иң югары савым - 13,9 килограмм Ленин исемендәге хуҗалыкта, бу узган ел белән чагыштырганда 3,2 килограммга артык. «Кама Тамагы» АХПда...
    • 24 июль 2012 - 07:12
      Терлек азыгы әзерләү
      Район авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә терлек азыгы әзерләү дәвам итә. 12895 гектар күпьеллык һәм берьеллык үләннәрнең бүгенге көнгә 11682 гектары чаптырылган, бу 91 процент тәшкил итә. 6428 тонна печән әзерләнгән, 32053 тонна сенаж салынган. шартлы бер баш терлеккә 14,4 центнер азык берәмлеге туры килә.
    • 24 июль 2012 - 07:10
      Эшсезлек - саннарда
      Агымдагы елның беренче яртысында район мәшгульлек үзәгенә 714 кеше мөрәҗәгать иткән. бер өлеше - консультация, 218е - эшкә урнаштыру мәсьәләсе буенча. Беренче яртыеллык ахырына районда 143 кеше рәсми рәвештә эшсез дип теркәлгән, бүгенге көнгә алар - 122 кеше. Быел 64 кеше эшкә урнаштырылган.
    • 24 июль 2012 - 07:09
      Уку елына әзерләнәбез
      Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов, муниципаль район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Гомәров һәм күзәтчелек хезмәтләре вәкилләре составындагы комиссия район мәктәпләре һәм мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрнең яңа уку елына әзерлеген тикшерә башлады.
    • 24 июль 2012 - 07:08
      Демографик хәл
      ТР Министрлар Кабинетындагы чираттагы брифинг республикадагы демография хәленә багышланды. ТР сәламәтлек саклау министры айрат Фәррахов аңлатканча, Татарстанда ирләр хатын-кызларга караганда 13 елга азрак яши. Балалар туу саны аз булган районнар - Тәтеш, Чүпрәле арасында безнең район да бар. бу районнарда балаларның аз тууы һәм үлүчеләрнең күп булуы сәбәпле, Айрат Фәррахов...
    • 24 июль 2012 - 07:07
      Ремонт эшләре
      Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә 2012 елга сәламәтлек саклау учреждениеләре төзелеше, агымдагы һәм капиталь ремонт программасы нигезендә, районыбызда кайбер фельдшер-акушерлык пунктлары ремонтланачак. Ремонт эшләре тапшыру вакыты 20 августка кадәр булуны исәпкә алып, график нигезендә башкарылачак.
    • 24 июль 2012 - 07:07
      Беренче икмәк
      «Кама Тамагы» ашлык кабул итү предприятиесеннән алынган хәбәргә караганда, 23 июльгә «Кама Тамагы» АХПдан беренче 1000 тонна көзге арыш кабул ителгән. План буенча предприятие 30 мең тонна бөртек кабул итәргә тиеш. шушы көннәрдә арпа көтелә.
    • 24 июль 2012 - 07:01
      Урак өсте
      Җәй каядыр ашыккан поезд кебек... Үз вакыты белән барган кебек тоелса да, кай арада уртасын узганбыз, тиз үтә шул ул. Кичә генә ямь-яшел булып күкрәп утырган басуларга күзгә күренеп сары төс иңде дә куйды.
    Реклама