7 май 2012 яңалыклары
-
Глюкометрлар бүләк ителде
Диабетка каршы көрәш проекты кысаларында "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Ләйлә Зәйнуллина районның егерме биш ФАП фельдшерларына Акку Чек актив глюкометрлары тапшырды. Бүген районның барлык фельдшер-акушерлык пунктлары глюкометрлар белән тәэмин ителгән.
-
Яңа күргәзмә
Район туган якны өйрәнү музее Бөек Җиңү тарихы белән кызыксынучыларны яңа күргәзмә карарга чакыра. 20 майдан 1 июньгә кадәр муниципаль район башкарма комитетының архив бүлеге биргән, шулай ук музей фондындагы документлар белән танышырга мөмкин.
-
Больничный 15 көнгә генә
Эшкә сәләтсезлек листлары бирү тәртибе үзгәрде - иң җитди үзгәреш берничә оешмада эшләп, ике эштән дә пособие алган хезмәткәрләргә кагыла. Хәзер больничныйларны ике эш урынында да кимендә ике ел эшләгән гражданиннан гына кабул итәчәкләр. Тагын бер яңалык: дәвалаучы табиб эшкә сәләтсезлек листын 15 көннән артыкка яза алмый. Авыру дәвалануны өйдә...
-
Тәртип сагында торучылар яңача
"Полиция турында"гы закон нигезендә бүлеккә китерүне гамәлгә ашыру тәртибе турындагы инструкциягә төзәтмәләр кертелде. Анда полицейскийлар һәм алар тоткарланганнарның хокуклары һәм вазыйфалары язылган. Аерым алганда, әгәр патруль хезмәткәре үтеп баручыга мөрәҗәгать итә икән, үзенең вазыйфасы, званиесен һәм фамилиясен әйтергә тиеш. Ә гражданин - таныклыгын күрсәтә. Әгәр кешене тоткарлау таләп ителә икән,...
-
Һәрвакыт элемтәдә
7 майда элемтәчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Район электр элемтәсе үзәге хезмәткәрләрен чираттагы һөнәри бәйрәмнәрендә зур бүләк, аларның клиентларын күңелле сюрприз көтә: РУЭС бинасына ике елга сузылган туры күләмле реконструкция тәмамланып килә, ул май ахырында төгәлләнәчәк. Кама Тамагында "Таттелеком" ААҖ әбүнәчеләренә хезмәт күрсәтү залы һәм сатулар офисы ремонтланган. Яңартылган...
-
Һәлак булганнарның исемен кайтарырга
Казанның "Отечество" мәгълүмати эзләнү үзәгенең эзләнү отряды районыбыздан Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарның мәгълүматларын ачыклады. Үзәк һәлак булган кешенең туганнарын эзләүдә ярдәм итә алучыларга мөрәҗәгать итә. Солдатның фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган елы билгесез. Туган урыны: ТАССР, Кама Тамагы районы, Кече Мәрәтхуҗа авылы. Кама Тамагы РВКсы алган. Туганнарының адресы:...
-
11 май- донор көне
11 майда Кама Тамагы үзәк район сырхауханәсендә 9.00-14.00 сәгатькә кадәр донор көне үткәрелә. Канга һәм аның компанентларына мохтаҗ булган авыруларга ярдәм итәргә теләгән һәркемне түбәндәге адрес буенча көтеп калабыз: Кама Тамагы штп, Гагарин урамы, 80 нче йорт, беренче кат, ЦРБ. Һәр тапшырылган кан яки аның компаненты өчен 300 сум күләмендә...
-
Безнекеләр сынатмый
Күптән түгел Буа шәһәрендә һәр елда үткәрелә торган медиклар арасындагы спорт буенча зона ярышлары булды. 15 кешедән торган команда белән Кама Тамагы ЦРБ командасы 6 район арасында гомумкоманда 3 нче урынны яулады. Ярышлар бик киеренке барды, көндәшләр дә бик көчлеләр иде. Шулай да, ЦРБ командасы яхшы күрсәткечләргә иреште. Командалар арасында...
-
Иң яхшы вожатый
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган "Иң яхшы вожатый" отряд вожатыйларының республика конкурсы финалында Олы Салтык урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Илнур Нәбиуллин җиңү яулады (җитәкчесе Гөлүсә Гарифуллина).
-
Сугыш еллары - архив документларында
Архив документлары- Бөек Җиңүне көндәлек хезмәте белән якынайткан кешеләрнең батырлыгы һәм кыюлыгының бер яктыртылышы. Кама Тамагы районы да Җиңү көнен якынайтуга бәһасез өлеш керткән. Әмма сугыш үзенең утлы эзен яу кырларында гына калдырмаган. Ул тылдагыларны да ач-ялангач иткән. СССР территориясенең күпчелек өлеше басып алыну нәтиҗәсендә сугышны икътисадый тәэмин итүнең төп...
-
Бәйрәм чарасы
9 майда район үзәгендә РДК мәйданында сәгать 10да һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында Бөек Җиңүгә багышланган тантаналы бәйрәм концерты була, ә кичен - 23.00 сәгатьтә бәйрәм салюты.
-
Президент белән очрашу
Узган шимбәдә МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев җитәкчелегендә дүрт сугыш ветераны составындагы делегация Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан ТР Президенты Рөстәм миңнеханов белән очрашуга барды. очрашу Г. Камал исемендәге театрда булды.
-
Сугышта, әсирлектә, госпитальдә
Бөек Ватан сугышы ветераны тәненнән пуляны 58 елдан соң гына алалар. Хәзер ул аны талисман кебек фронт документлары белән бергә саклый.