Идел таңнары
  • Рус Тат
  • 19 апрель 2012 яңалыклары

    • 19 апрель 2012 - 10:04
      Янгынга каршы режим
      25 апрельдән 15 майга кадәр муниципаль район территориясендә МР башкарма комитеты җитәкчесенең 2012 елның 17 апрелендәге 327 карары нигезендә янгынга каршы режим кертелә. Язгы-җәйге янгын чыгу чорында муниципаль район торак пунктларында янгыннар чыгу арта. Аның нәтиҗәсендә 1 млн. 200 мең сумнан артык материаль зыян килгән. Янгын чыгуның төп сәбәбе -...
    • 19 апрель 2012 - 09:59
      Талантка юл бирегез
      "Мини-мисс Татарстан-2012" матурлык һәм осталык республика балалар конкурсы сәләтле балаларның иҗади потенциалын ачу, балалар иҗатын үстерү һәм яклауга юнәлдерелгән.
    • 19 апрель 2012 - 09:58
      Гомуми өмә
      21 апрельдә Бөтенроссия өмәсе игълан ителде. барлык предприятие һәм оешма коллективларын, шулай ук район халкын учреждение һәм торак йортлар территорияләрен җыештыруда катнашырга чакырабыз.
    • 19 апрель 2012 - 09:55
      Басуда
      Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә уҗымнар минераль ашламалар белән тукландырыла. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, "Кама Тамагы" авыл хуҗалыгы предприятиесендә пландагы 7454 гектар мәйданның 670 гектарында эш башкарылган, анда 40 трактор эшләгән. "Олы Кариле" ААҖда 63 гектарның 52 гектарында уҗымнар тукландырылган, анда ике трактор эшләгән.
    • 19 апрель 2012 - 09:49
      Район фермаларында
      Терлекләрне кышкы абзарларда кышлату дәвам итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, Ленин исемендәге хуҗалыкта көненә бер сыердан 15,3 килограмм сөт савылган. "Кама Тамагы" авыл хуҗалыгы предприятиесендә 13 килограмм, ике предприятиедә дә күрсәткечләр узган ел белән чагыштырганда югарырак (5,6 һәм 1,7 кг). "Олы Кариле" ААҖда -...
    • 19 апрель 2012 - 09:48
      Экстремизмга юл куймыйк
      Хокук тәртибен бозуларны кисәтүгә багышланган чираттагы видеобрифингта бүгенге көнгә республикабыз территориясендә социаль челтәрдә террорлык юнәлешендәге 20 актив интернет-ресурс ябылуы әйтеп үтелде. Әмма төрле юнәлештәге экстремистлык һәм террорлык берләшмәләре радикаль, экстремистлык идеологиясен пропагандалау максатында интернеттан актив куллануны дәвам итә (яңа 5 сайт ачылган). Бу хакта мондый юнәлештәге мәгълүматны таратмау өчен мәгариф...
    • 19 апрель 2012 - 09:48
      Игелек ае
      Рус авылларында "Язгы игелек ае" үткәрелде. Өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәткәрләре өлкән яшьтәгеләр үтенече белән Пасха алдыннан өйләрен җыештырдылар. Хатын-кызлар түбәләрен, тәрәзәләрен юды, стеналарын сөртеп чыктылар, тәрәзә пәрдәләрен юып элделәр. Ярдәм сорап барлыгы 18 кеше мөрәҗәгать итте. Май бәйрәмнәре алдыннан социаль хезмәткәрләр татар авылларында да өлкән яшьтәгеләргә булышачак.
    • 19 апрель 2012 - 09:47
      Навигациягә әзер
      "Кама Тамагы" гипс руднигы" ААҖ коллективы алда торган навигациягә әзер. Әзер продукция складында кулланучылар өчен 357 мең тонна таш бар. Гипска ихтыяҗ зур, аны Ульяновск, Жигулевск, Мәскәү, Волжск, Урал һәм Себер сатып алуга әзер. Аракчино цемент заводы гына да чыгарылган ташның өчтән берен сатып алачак. Ташны сатуга килешүләрнең бер өлеше...
    • 19 апрель 2012 - 09:43
      Чүп-чардан арынабыз
      Без алдан хәбәр иткән идек инде, хәзер ишек алларын тәртипкә китерү, урамнарны чүп-чардан арындыру өчен иң кулай вакыт.
    • 19 апрель 2012 - 09:34
      Завод эшчеләр көтә
      Сөйки кичүендә төзелеш барган "Фоника Гипс" ООО предприятиесендә чираттагы сәфәребездә зур үзгәрешләр күреп гаҗәпләндек. Тышкы яктан пәйдә булган озын, матур корпуслы завод күз явын алып тора. Күпсанлы эшчеләр кырмыска кебек кайный, тыз-быз килгән КамАЗ машиналары, кран-бульдозерлар артыннан күз иярми, анда-санда бушатылган яңа җиһазлар да игътибарны җәлеп итә. Тиздән "Фоника Гипс"...
    Реклама