Идел таңнары
  • Рус Тат
  • 10 апрель 2012 яңалыклары

    • 10 апрель 2012 - 07:59
      Коръән укучылар бәйгесе
      Узган атна башында район үзәгендәге яңа төзелеп бетеп килүче мәчеттә район тарихында беренче тапкыр Коръән укучылар бәйгесе булып узды.
    • 10 апрель 2012 - 07:54
      Бердәм дәүләт имтиханы
      Быел чыгарылыш укучылары сайлап алган фән буенча бердәм дәүләт имтиханын Апас районында тапшырачаклар. Бу Идел аръягы зонасының барлык районнарына да кагыла. Кама Тамагы урта мәктәбендә чыгарылышлар рус теле, математика һәм җәмгыять белеменнән имтихан тапшырачаклар.
    • 10 апрель 2012 - 07:53
      Сыйныф сәгате
      Кичә затон урта мәктәбендә «Укучыларда сәламәт һәм куркынычсыз яшәү образы формалаштыру» темасына сыйныф сәгате үткәрелде. Чара барышында проблемалы төркеменең алты тәрбиячесе балалар белән ял оештыру эшен күрсәтте. Очрашуда муниципаль район башлыгы Зөфәр гарәфиев катнашты.
    • 10 апрель 2012 - 07:52
      Иҗтимагый кабул итү
      23 апрельдә Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитеты бинасында (Кама Тамагы штп, Калинин урамы, 31) Россиянең Татарстан УФАС тарафыннан иҗтимагый кабул итү оештырыла. Гражданннар, шәхси эшмәкәрләр, юридик затларны Россиянең Татарстан УФАС җитәкчесе урынбасары И.А. Щербаков кабул итә. 2-15-51, 2-11-51 телефоны аша алдан язылырга була.
    • 10 апрель 2012 - 07:52
      Гипс җитештерү
      "Кама Тамагы гипс руднигы" ААҖда гипс ташы җитештерү яхшы темпта бара. Беренче кварталда 159070 тонна чимал чыгарылган, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 17010 тоннага артык.
    • 10 апрель 2012 - 07:50
      Без - республикада беренче!
      Узган якшәмбедә Баулыда республиканың 12 ир-егетләр командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге үткәрелде. ярышта уйнаучы тренер Ришад Хананов җитәкчелегендәге район җыелма командасы финалда 4:3 исәбе белән турнир хуҗаларын җиңде. Егетләр һәм команда тренеры Ришад Касыймовичны җиңүләре белән котлыйбыз һәм яңа спорт җиңүләре телибез.
    • 10 апрель 2012 - 07:42
      Кызу эш вакыты җитә
      Яз соңарып булса да, үз көченә керә. Димәк, игенчеләр өчен кызу эш вакыты җитә. Язның бер көне ел туендыра, ди халык. Игенчеләр моны аңламый, чөнки чәчү компаниясенең уңышы техника, авыл хуҗалыгы машиналары, асылма һәм тагылма җиһазларның төзеклегенә, орлык, ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар кайтартуга, кадрлар белән тәэмин ителешкә бәйле.
    Реклама