Идел таңнары
  • Рус Тат
  • 27 март 2012 яңалыклары

    • 27 март 2012 - 13:26
      Бәхет туган якта
      Шигырь тыңлаганда күңелләр пакълана, хисләр чистара. Адәм баласы үзен табигатьнең, чиксезлекнең бер өлеше икәнен аңлый, тоя башлый. Шигырь - кеше акылының, хисләренең бәргәләнүе ул. Шигырьдә дә кояш җылысы, җил уйнаклавы. Шигырь ул - сүзләргә төренгән кеше җаны.
    • 27 март 2012 - 13:23
      Соңгысы булмасын иде
      Шимбә Иделдә боз астында балык тоту буенча беренче район турниры үткәрелде.
    • 27 март 2012 - 13:22
      Спартакиада кысаларында
      Предприятие, учреждение һәм оешма хезмәт коллективлары арасында VII спартакиада кысаларында волейбол ярышлары буенча беренче уен үткәрелде. Уналты команда дүрт төркемгә бүленде. Алар әйләнә системасы буенча 1-4 урыннар өчен уйнады. Үз төркемнәрендә җиңүчеләр финалда уйнау хокукы алды, икенче урынны алучылар - 5-8 урыннар, өченче урыннарны алучылар 9-12 урыннар, ә дүртенчеләр -...
    • 27 март 2012 - 13:19
      Үзара тикшерү
      Узган атнада дүрт көн дәвамында районның авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә һәм аларның бүлекчәләрендә язгы кыр эшләренә техника һәм авыл хуҗалыгы машиналарының әзерлеге буенча үзара тикшерү үткәрелде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм урындагы белгечләр составындагы комиссия билгеләп үткәнчә, нигездә авыл хуҗалыгы машиналары әзерлек сызыгына куелган, махсус чистартылган мәйданнарда аларны агрегатлаштыралар,...
    • 27 март 2012 - 13:18
      Коръән укучылар конкурсы
      Районда дин тотучы мөселманнар арасында беренче тапкыр коръәнне иң яхшы укуга конкурс игълан ителде. Беренче булып мондый конкурс Иске Казиле авыл җирлегендә үткәрелде. Кичә эстафетаны Олы Кариле авыл җирлеге дин тотучылары кабул итте. 2 апрельдә конкурс район үзәгендә үткәрелә. Коръән укуга бәяне Габделмәҗит хәзрәт Хәмитов, район имам мөхтәсибе Галимулла хәзрәт...
    • 27 март 2012 - 13:16
      Иң яхшы алып баручы кем?
      Кичә муниципаль район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Халикова һәм Иске Казиле авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Алсинә Зиннәтуллина "гражданлык хәле актларын тантаналы теркәүне иң яхшы алып баручы" республика конкурсында катнашты.
    • 27 март 2012 - 13:15
      Тукай варислары
      28 мартта район мәдәният йортында Габдулла Тукай исемендәге шигырь укучыларның II республика конкурсының район сайлап алу туры үткәрелде. Анда кечкенә, урта һәм өлкән төркемнәргә бүленгән укучылар катнашты. Чыгышлар ике телдә - татар һәм рус телләрендә алып барылды. Җиңүчеләр апрель аенда Казанда М.Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында номинацияләнәчәк.
    • 27 март 2012 - 13:13
      Компьютер ликбезы
      Пенсия яшендәге кешеләрне компьютер грамотасына өйрәтүче республика программасы буенча районда биш төркем: (Кама Тамагы, Куйбышев Затон, Олы Яңасала һәм Тәмтедә) ачылды, бүгенге көндә анда 70 кеше өйрәнә. Курслар тәмамланганнан соң пенсионерлар билгеләнгән үрнәктәге сертификатлар алачак, иң мөһиме - алар компьютерда эшләргә өйрәнәчәк.
    • 27 март 2012 - 13:08
      Көрәшчеләребез белән горурланабыз
      1-3 мартта Биектауда үткәрелгән Татарстан Республикасының татарча көрәш беренчелеге йомгаклары буенча Россия беренчелегендә катнашу өчен Татарстан Республикасы җыелма командасы составына Кама Тамагы урта мәктәбе укучылары Альмир Хәмидуллин һәм Фаил Миңнеҗанов та кертелгән иде.
    Реклама