10 гыйнвар 2012 яңалыклары
-
Раштуа бәйрәме
7 гыйнварда мәдәният йорты каршындагы мәйданда раштуага багышлап, уеннар, җыр-биюләр, шаян такмаклар белән күңелле тамаша үткәрелде. Чараны оештыручылар кунакларны раштуа җыры белән каршы алды, бәйрәмдә ата-бабалары уйнаган уеннарда катнашты. Әлеге тамаша күп санлы балаларга һәм аларның ата-аналарына ошады.
-
Музейда чара
Кышкы каникул көннәрендә иллегә якын укучы районның туган якны өйрәнү музеенда булды. 9 гыйнварда биредә туган якны өйрәнүчеләр беренче ярты елда якташлары турында нинди материаллар җыю турында сөйләде. Чараны музей хезмәткәре Рәсимә Нәҗмиева үткәрде.
-
Матурлыкка өйрәнеп
Кама Тамагы урта мәктәбенең 10 Б сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Татьяна Гращенкова һәм ата-аналар комитеты вәкилләре белән Казан кинотеатрында булып, "Высоцкий" нәфис фильмын карады һәм шул турыда фикер алышты.
-
Хәйрия чыршысы
7 гыйнварда район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен хәйрия чыршысы үткәрде. Чараны социаль яклау идарәсе һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге оештырды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре тамаша әзерләп, чараны үткәрүдә ярдәм күрсәтте. Бәйрәмдә 18 бала катнашты. Район бюджеты хисабына 81 бала өчен бүләкләр әзерләнде. ЦСОН хезмәткәрләре 37 бүләкне ияләренә...
-
Көч сынадык
9 гыйнварда 120 чыгарылыш сыйныф укучысы рус теленнән сынау БДИ да катнашты. Имтиханны РЦМКО белгечләре үткәрде. Мәгариф бүлеге якын арада тугызынчы сыйныф укучылары өчен төп фәннәрдән сынау имтиханы һәм чыгарылышлар өчен математикадан сынау БДИ оештырырга планлаштыра.