Идел таңнары
  • Рус Тат
  • 8 декабрь 2011 яңалыклары

    • 8 декабрь 2011 - 09:27
      Икенче эш кичектерелде
      Район суды «Булгария» теплоходы батканда зыян күрүчеләр үтенечен хуплап, процесста катнашучыларның күпчелеге Казан шәһәрендә яшәүгә бәйле рәвештә җинаять эшен карау территориясен үзгәртү турындагы үтенеч белән Татарстан Республикасы Югары судына мөрәҗәгать итте. Шулай итеп, «Дунайский-66» буксиры капитаны Александр Егоровка карата 6 декабрьгә билгеләнгән суд тикшерүе тагын кичектерелде.
    • 8 декабрь 2011 - 09:26
      Изгелек кыл
      Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Кама Тамагы татар урта мәктәбендә ярминкә үткәрелде, анда бәйләгән, чиккән әйберләр һәм әниләр ярдәме белән пешергән пироглар сатылды.
    • 8 декабрь 2011 - 09:23
      Мәктәптә мини-футбол
      "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында шимбә һәм якшәмбедә "Мәктәптә мини-футбол" Россия акциясе кысаларында 1997-1998 елда туган егетләр һәм кызлар арасында әлеге спорт төре буенча республика ярышлары үткәрелә, анда республиканың 8 районыннан килгән яшь спортчылар катнашачак.
    • 8 декабрь 2011 - 09:22
      Акция башланды
      6 декабрьдә "Таныш булыйк" акциясе старт алды.
    • 8 декабрь 2011 - 09:08
      Кул эше остасы мәктәп тактасы янында
      Олы Кариле мәктәбенә килеп керү белән үзеңне өйгә кергән кебек хис итәсең.
    Реклама