Идел таңнары
  • Рус Тат
  • 18 октябрь 2011 яңалыклары

    • 18 октябрь 2011 - 10:38
      Без бит авыл баласы...
      Авылда яшьләр калмый дибез һәм моңа күп сәбәпләр эзлибез. Туган якларында төпләнеп калып, гаилә корып, тырыш хезмәт итүчеләр дә бар бит, югыйсә. Һәм аларга сокланып карыйбыз, чыннан да чит җирләргә чыгып китеп, туган авылларын юксынып яшәмиләр, ә бүгенге көндә кечкенәдән күңелгә якын газиз туган җирләренең үсешенә, үзгәрешенә мөмкин булган кадәр...
      336
      0
      0
    • 18 октябрь 2011 - 10:31
      Әдәп башы – тел
      "Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы"
      437
      0
      0
    • 18 октябрь 2011 - 10:28
      Гомер буе бергә
      Узган җомгада район ЗАГС бүлегендә 50 ел бергә гомер иткән Дәминовлар һәм Марфиннар гаиләләрен хөрмәтләделәр.
      322
      0
      0
    • 18 октябрь 2011 - 10:27
      Хатлар килә башлар
      Россия пенсия фонды пенсиянең тупланма өлеше булган гражданнарга пенсия иминләве системасындагы шәхси счетлары турында хәбәр җибәрә башлады. Мондый хатларны быел районыбызда 8766 кеше алачак.
      290
      0
      0
    • 18 октябрь 2011 - 10:25
      Рәсем конкурсы
      «Минем яраткан укытучым» республика конкурсының муниципаль турына йомгак ясалды. Әлеге конкурста Кама Тамагы урта һәм татар урта мәктәпләре, Иске Казиле, Затон, Тәмте, Олы Салтык, рудник урта мәктәпләре һәм Келәнче төп мәктәбе катнашты. Иң яхшы эшләр республика турына җибәрелде.
      283
      0
      0
    • 18 октябрь 2011 - 10:24
      Октябрь сөте
      «Кама Тамагы» авыл хуҗалыгы предприятиесенең дүрт бүлекчәсе бер сыерга уртача көнлек савылган сөт күрсәткече буенча алда бара. Кичәге көнгә иң югары күрсәткеч Варварино терлекчеләрендә, алар көненә бер сыердан 14,3 килограмм сөт сауган, Тәмтедә 11,7 килограмм, Олы Бортас һәм Сөйкидә - 10,1әр килограмм. Иң түбән күрсәткечләр Атабайда (4,7), Караталда (5,5), Келәнчедә...
      300
      0
      0
    • 18 октябрь 2011 - 10:21
      Күргәзмә ябыла
      27 октябрьдә районның туган якны өйрәнү музеенда "Халык осталары" күргәзмәсе ябыла, анда бүләк бирүчеләр һәм ветераннар активы, Кама Тамагы урта мәктәбе укучылары катнашачак. Йомгаклар ясалачак һәм рәхмәт хатлары тапшырылачак.
      289
      0
      0
    • 18 октябрь 2011 - 10:18
      Шәхси беренчелек
      Күптән түгел Зимовьеда Халыкара туризм көненә багышланган спорт ориентлашуы буенча районара шәхси беренчелек ярышлары ачылды. Анда Кама Тамагы СОШ (Николай Егоров), Затон (Денис Дмитриев), кадет мәктәп-интернаты (Виталий лукин), Тәтеш ЦДОД (Анна Молчаева, Дмитрий Никоноров) командалары катнашты. Ярышларга барлыгы 40 кеше килгән иде.
      461
      0
      0
    • 18 октябрь 2011 - 10:15
      Икенче тур
      Район предприятие, оешма һәм учреждениеләре хезмәт коллективлары арасындагы спартакиада кысаларында өстәл теннисы буенча икенче тур башланды. Үз төркемнәренгдә җиңүчеләр хәзерге этапта 1-7 урыннар өчен көч сынаша, аннары икенче урын алган командалар 8-14 урыннар өчен, үз төркемнәрендә өченче урын алучылар 15-21нче урыннар өчен көч алышачак.
      385
      0
      0
    • 18 октябрь 2011 - 09:47
      Ремонт сезоны
      Быелгы сезонда эшләгән авыл хуҗалыгы машиналарын ГОСТ буенча кышкы саклауга куярга, чәчкечләр, культиваторлар, тырмалар, киләсе елгы эшләрдә кулланылачак башка төр асылма һәм тагылма җиһазларны ремонтларга кирәк.
      365
      0
      0
    Реклама