Татарстанда яңгыр һәм кар көтелә
КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев Казанда алдагы көннәрдә температураның түбәнәю сәбәпләре һәм циклон (аның фронтлары килү аркасында Татарстан башкаласында агымдагы атна ахырына кадәр явым-төшемнәр һәм җилнең көчәю ихтималы сакланачак) турында сөйләде.