20 июнь 2014 яңалыклары
-
Иң яхшылары осталыкта көч сынашты
Районда үткәрелүче һөнәри осталык конкурслары тармакның иң яхшы хезмәткәрләрен ачыклый. Пәнҗешәмбедә "Кама Тамагы" АХПсының Келәнче бүлекчәсе базасында үткәрелгән машина белән саву операторлары конкурсы искәрмә булмады. Җәйге терлекчелек лагеры урнашкан матур урын авыл хуҗалыгы предприятиесе бүлекчәләреннән 11 сыер савучының көч сынашуын үткәрү өчен бик уңайлы сайлап алынган. Алар ярыш башланганчы үзләрен...
-
Иске Казан түгәрәк уены
Биектау районында "Иске Казан түгәрәк уены" татар фольклоры республика фестиваленең йомгаклау туры булды. Анда республикадан 68 коллектив катнашты, безнең районнан Иске Казиле авылыннан Фирдания Шәйхетдинова җитәкчелегендәге "Көмеш моңнар" фольклор коллективы катнашып, "Аулак өй" тамашсын күрсәтте. Алар дипломга лаек булды.
-
Үз мәктәбеңә ярдәм ит!
"Мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе дәвам итә. Бүген районның 12 предприятие җитәкчесе һәм эшмәкәре 70 мең сумга якын матди ярдәм күрсәткән. Иганәчеләр саны буенча Затон урта мәктәбе алда бара. Биредә укытучылар да, ата-аналар да, читтә калмый, эшмәкәрләр ярдәм итә. "Олы Кариле" ААҖ Иске Казиле мәктәбенә 12000 сум биргән. "Кама Тамагы гипс...
-
"Әкият"кә кунакка
Олы Мәрәтхуҗа авылында туып-үскән эшмәкәр Илдар Вафин Казанның "Әкият" курчак театрына тамашага 50 билет алган. "Әлеге билетлар мәктәп яны лагерьларында ял итүче балаларга бирелә", - диде мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Гомәров. Бу соңгы бүләк булмас, дип өметләнәбез.
-
28 июньдә Рамазан башлана
Быел Рамазан ае 28 июньдә башлана, ә тәравих намазы Татарстан мәчетләрендә җомга, 27 июньдә укыла башлый. Быел Гает бәйрәме 28 июль, ә Корбан бәйрәме 4 октябрьгә туры килә. "Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы закон нигезендә бу көннәр бәйрәм - ял көннәре була.