Иң яхшы социаль хезмәткәр
19 февральдә районыбызда иң яхшы социаль хезмәткәр исеменә зона конкурсы үткәрелде.
Анда Идел аръягының җиде районы социаль хезмәтләре вәкилләре катнашты. Конкурс "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә үткәрелде. Жюри Кама Тамагы ЦСОН социаль педагогы Ләлә Кәримуллинаны җиңүче дип тапты. Ләлә ханым конкурсның республика этабында районыбыз данын яклаячак.