18 февраль 2015 яңалыклары
-
Концертка чакырабыз
19 февральдә РДКда 23 февральгә багышланган бәйрәм концерты була. Программада "Рафаэлло" бию төркеме һәм Куйбышев Затоннан"Волжанка» хоры катнаша.
-
Кама Тамагында наркотиклар сатылучы ике ноктаны ябалар
Агымдагы елның 12 февралендә Россия ЭЭМ "Югары Ослан" ММО "Кама Тамагы" полиция бүлеге, ТР ЭЭМ УУР наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы бүлек хезмәткәрләре, ТР ЭЭМ ОМОН белән уртак гамәлләре нигезендә Кама Тамагы штпда 1985 елда туган кеше наркотиклар саткан өчен тотылды. Аннары ике адрес буенча тикшерү эшләре вакытында наркотиклар матдәләр аларны...
-
Тагын бер авыл клубына ремонт тәмамланды
Тенеш поселогында гражданнарның чираттагы җыелышы ремонтланган клубта үткәрелде. Сүз уңаеннан, ул граждннар җыелышларында еш күтәрелә торган иде. Мәдәният учагына реконструкция билгеләнгән вакытка ясалды. Рәсми төстә объект әле тапшырылмаган, төзүчеләр төзекләндерү эшләрен тәмамлап килә. Әмма клуб хәзер үк инде тамашачыларны кабул итә ала. Залда матур, йомшак кәнәфиләр куелган, матур итеп бизәлгән...
-
Балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләре конкурсы
ТР Яшьләр эше министрлыгы "Татарстан Республикасының балалар оешмасы советы" иҗтимагый оешмасы белән берлектә "Ел лидеры-2015" балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләренең республика конкурсын үткәрә. Конкурс "XXI гасыр лидеры" балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләренең Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы булып тора. Республика конкурсы 2 этапта була: читтән...
-
Әдәбият елына багышлап үткәрелгән дәрес
Келәнче төп мәктәбендә Әдәбият елы уңаеннан рус теле һәм әдәбияты укытучысы Г. Гыймадиева Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап "Утлы еллар чоры җырлары" темасын өйрәнүдән башлап җибәрде.
-
Олы Салтык урта мәктәбендә "Күңелле стартлар" үткәрелде
17 февральдә Олы Салтык урта мәктәбендә батырлык айлыгы кысаларында "Күңелле стартлар" үткәрелде. Анда2-6 сыйныф укучылары катнашты.
-
Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты
17 февральдә Кама Тамагы урта мәктәбендә Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Әлеге кичәдә 3Б, 4, 5, 6Б, 7А сыйныфы (татар төркеме) укучылары актив катнашты. Укучылар М. Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләде. 3Б сыйныфы укучылары М.Җәлил сүзләренә язылган "Кызыма" бишек җырын, "Батыр егет турында җыр" җырлады, "Күрсәт...
-
Күнегүләр атна саен үткәрелә
Кама Тамагы районының Сөйки аерым янгын постының икенче бүлекчәсе күнегүләрне эш планы нигезендә алып бара. Узган җомгада Сөйки урта мәктәбе базасында укытучылар һәм укучыларны мәктәп бинасыннан эвакуацияләү буенча практик күнегү үткәрелде. Мондый күнегүләр смена каравылы хезмәткәрләренең әзерлеген арттыру максатында техника җәлеп итеп, атна саен үткәрелә .
-
Медицина советы
17 февральдә Кама Тамагы үзәк район сырхауханәсендә медицина советы үткәрелде. Аның эшендә ТР МЗ министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов, МР башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов, ЦРБ баш табибы Ильяс Миңневәлиев, баш табиб урынбасары Светлана Суворова катнашты.
-
Күзәтү советы утырышы
17 февральдә "Богородский рай" социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә учреждениенең күзәтү советының чираттагы утырышы булды. Анда учреждениенең 2014 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды, проблемалар тикшерелде, агымдагы елга бурычлар һәм планнар каралды.
-
Авиамодельләштерү түгәрәге эше
Затон урта мәктәбендә өстәмә белем бирү укытучысы Алексей Серебряков җитәкчелегендә "Авиамодельләштерү" түгәрәге үз эшен дәвам итә. Укучылар самолетларның радиоидарә ителүче моделен җыя. Май аенда техник иҗатнывң республика конкурсы үтәреләчәк. Анда балалар үз модельләрен күрсәтәчәк.