15 март 2015 яңалыклары
-
Болар барысы да бездә!
Тәмте урта мәктәбендә республика игелек атнасы кысаларында тирә як мохитне һәм хайваннарны саклау көне үткәрелде. Бу көнне "Болар барысы да бездә!" фотомарафоны үткәрелде. Укучылар авылның иң чүпле урыннарын һәм чүплекләрне фотога төшергән.
-
Келәр авылында янгны чыккан
Бүген 00 сәгать 09 минутта Келәр авылында Совет урамындагы йортта янгын чыга. Янгын чыгу мәйданы 23 кв. метр тәшкил итте. Зыян күрүчеләр юк. Янгын сүндерүдә 12 кеше, 5 берәмлек техника, шул исәптән Россия МЧСтан 6 кеше һәм " берәмлек техника катншаты. Фото вакыйга булган урында ясалган
-
Ел укытучысы Казанда билгеләнәнчәк
Татарстанда «Ел укытучысы-2015» республикакүләм конкурсының зона этаплары уза. Укытучыларның иң мөһим бәйгесе быел 26нчы тапкыр үткәрелә. Конкурсның биремнәре елдан-ел катлаулана. Сайлап алу турындагы традицион - ачык дәрес бирү, үзеңне иҗади яктан күрсәтү кебек сынаулардан белән бергә яңалары да өстәлә тора. Район күләмендә җиңүчеләрне исә тагын да катлаулырак сынаулар көтә. Конкурста...
-
Чиста тәрәзәләр
Красновидово төп мәктәбендә язгы игелек атнасы кысаларында 8 сыйныф укучылары шундый исемдәге акция үткәрде. Алар ветераннарга тәрәзәләр юууда ярдәм итте.
-
Игелек атнасы кысаларында
Иске Казиле урта мәктәбендә игелек атнасы кысаларында бүлмә гөлләре күргәзмәсе үткәрелде.
-
Музыкаль викторина үткәрелде
Кама Тамагы урта мәктәбендә 1-4 сыйныф укучылары өчен музыкаль викторина үткәрелде. Укучылар конкурсларада катнашты. Чара ахырында бергәләшеп "Если с другом вышел в путь...." җырын башкарды.